Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ландыш Нигъмәтҗанова гаиләсендә генераль җыештыру: Егетләр идән юа, кызлар тузан сөртә - видео

Әнвәр, Ләйлә һәм Гомәр мәш килеп өй җыештыра. Әниләре Ландыш исә видеога төшереп тора.

news_top_970_100
Ландыш Нигъмәтҗанова гаиләсендә генераль җыештыру: Егетләр идән юа, кызлар тузан сөртә - видео

Ландыш Нигъмәтҗанова гаиләсендә хезмәт белән тәрбия процессы булган. Кызыклы видеоны Ландыш инстаграмдагы сәхифәсендә күрсәтте. «Кем эшләми, шул ял итми», дип яза ул.

Видео кадрларыннан күренгәчә, малайлар идән юу, тузан суырту белән мәшгуль. Ландышның олы улы Әнвәр тезләнеп йөреп, идән юа. Чүпрәкне сулы чиләккә манып, яхшылап сыкканы да күренә. Җырчының нәни улы Гомәр абыйсы тирәсендә швабра белән йөри, бераздан ул тузансуырткычны «иярли». Гомәр фатирның төрле почмакларыннан тузан суыртып йөри. Чүпрәк алып, кровать кырыйларын да сөртеп ала.

Ландышның кызы Ләйлә исә тузан сөртү белән мәшгуль. Өстәл өсләрен, плитә кырыйларын сөртә, баскыч култыксаларын да чистарта. Шул вакытта башын кулы белән тоткалый, тирен сөртеп куя булса кирәк.

Инстачылар видеоны бик ошаткан. 4 сәгать эчендә илле меңгә якын кеше караган, өч йөзләп комментарий калдырганнар инде. Алар мактау сүзләре яза. Яшьтән эшкә өйрәтергә кирәк, диләр. «Бу бригаданы миңа җибәрегез әле», дип кызыгып та куйганнар. «Җүнле кешенең балалары да җүнле була», дип Ландыш гаиләсенә сокланалар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100