Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ландыш Нигъмәтҗанова: Бала алып кайтырга телим

Татар эстрадасы җырчысы –Ландыш Нигъмәтҗанова белән әңгәмә оештырып алдык. 

news_top_970_100
Ландыш Нигъмәтҗанова: Бала алып кайтырга телим
- Татарстанның атказанган исемен алгач, сез нинди хисләр кичердегез? 

- Президент һәрберебезнең хәлен сорады, анда артистлар гына түгел, хезмәткәрләр, башка кешеләр дә күп иде. Кемнең әйтәсе килгән теләкләре булды, алар әйтте. Барысы да, елмаеп, күңелебезне күреп, үз теләкләрен җиткерде. Президент кулыннан бүләк алу, минемчә, икеләтә бәхет.

- Исемегезне әйткәндә, аяклар калтырамадымы? Әллә инде сез сәхнәгә ияләшкәнме?

- Сәхнәгә ияләшкән, аннары Президент алдында җырлаулар булды, ләкин барыбер сәхнәгә чыкканда да, кеше алдында да дулкынланасың.

- Атказанган артист исемен бөтен кешегә бирәләр дип язалар, тәнкыйтьлиләр. Сез ни әйтер идегез?

- Мин моның белән килешмим. Әлбәттә, бөтен кешегә дә бирмиләр. Анда бит Президент үз кулларын куя, анда стажларны тикшерәләр, концертлар куямы дип карыйлар. Халык, бәлки, белеп бетермидер. Әле бөтенесенә биреп бетермәгәннәре дә бар, бирсәләр, димәк, ул җырчы лаек ул бүләккә дип уйлыйм мин.

- Илсөя Бәдретдинова, атказанган исемен бирүне тәнкыйть итеп, “Ник мин атказанмаган” дигән җыр да чыгарды. Сез атказанган исеменә ничек карыйсыз?

- Мин бу җырны әле ишетмәдем. Илсөягә шундый кызык, политик җырлар килешә ул. Илсөягә дә мин атказанган исемен бирер идем, “честное слово”. Ул барыбер аерылып тора. Ә җырга килгәндә инде, аның төрлесе була. Минем хакта да интервьюда бер дөрес түгел мәгълүмат язганнар иде. Мин аерылу, җавапсыз мәхәббәт турында җырлаган идем. Интервьюда мине аерылышканнар икән дип, язганнар иде. Җырга карап кына андый нәтиҗә ясау – “глупо!”

- Балаларыгыз нинди яңа һөнәрләре белән куандыра? Кызыгыз Ләйлә үзенең сөйкемлелеге, тәмле теле, татарча төгәл сөйләме, креатив җаваплары белән бик күпләрнең игътибар үзәгендә. Күз тияр дип курыкмыйсызмы? Характеры белән кемгә охшаган ул?

- Балаларымның барысы да оста, ләкин малайлары бераз ояла. Кызым оялып тормый, ләкин алар гел бергә уйнап, сөйләшеп яшиләр. Күз тияр дип куркасың инде ул барыбер. Мин үзем күз тимәс дип ышанам, чөнки халык әшәке күз белән түгел, ә сокланып, яратып карый, балаларга бүләкләр җибәрәләр. Мин, сәхнә кешесе буларак, үземне дә, балаларны да качырып ятмыйм. Мин дә балачакта Ләйлә сыман шук идем. Хәзер генә кайчан тыелып калырга кирәклеген беләм. Ә болай Ләйлә бөтен гәүдәсе , йөзләре белән әнигә – Римма Ибраһимовага охшаган.

- Сез һәрвакыт шундый яшь, матур. Сез моңа, өч балагыз булуга карамастан, ничек ирешәсез? Дүртенче баланы алып кайтырга теләмисезме?

- Мин алай махсус бернәрсә дә эшләмим. Без гади генә яшибез. Мин өйдә тик утырмыйм, гел хәрәкәттә. Хәрәкәттә бәрәкәт, диләр бит, бәлки шуңадыр. Бала алып кайтырга телим (көлә). Белмим, ничек Ходай куша инде. Алла бирсә, карарбыз. Була икән була, юк икән юк.

- Мин сезне кино артистты итеп тә күрәм. Сезнең андый хыялыгыз юкмы?

- Хыял булып та ала инде, ләкин аның өчен баштан ук кереп китәргә кирәк, театр ул - бөтенләй башка дөнья . Минем балачактагы хыял -хирург булу иде. Хирург та була алмадым, политологка укып чыктым да, җырчы булып калдым.

- Сез татар эстрадасының киләчәген ничек күзаллыйсыз?

- Минемчә, татар эстрадасы әкрен-әкрен алга таба бара. Татар халкы булгангамы, кеше нәрсә дип әйтер микән дипме, безнең артистларыбыз куркыбрак эшли. Рус эстрадасы куркып тормый, нәрсә киясе килә, шуны кия. Бездә әкрен генә шуңа атлыйбыз, андый проектлар бездә дә бар. Әгәр һәр җырчы үзеннән яңалык кертсә, халык аңа ияләшә, концертларга йөри. Халык яңалык көтә, курыкмаска кирәк, яңа идеяләр, яңа җырлар тудырырга кирәк, шул вакытта гына артист кеше кызык була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100