Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ландыш Нигъмәтҗанова бөтен артист та көткән әйбергә ия булган

Җырчы Ландыш Нигъмәтҗановага Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән музыка сәнгатен үстерүгә өлеш керткән өчен “Татарстан Республикасының атказанган артисты” исеме бирелде. Җырчы бу хакта үзенең Инстаграм аккаунтында хәбәр итте. “Интертат” хәбәрчесенә Ландыш Нигъмәтҗанова хис-тойгыларын һәм фикерләрен сөйләде.

news_top_970_100
Ландыш Нигъмәтҗанова бөтен артист та көткән әйбергә ия булган
Инстаграм битендә җырчы болай дип язып куйган: “Бүген минем сезнең белән зур шатлыгым белән бүлешәсем килә! Шатлыгым, хис-тойгыларым эчемә сыймый. Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов карары белән миңа Татарстанның Атказанган артисты исеме бирелде. Чиксез рәхмәтләремне яраткан тыңлаучыларыма, "Барс-Медиа" компаниясенә, хөкүмәт җитәкчелегенә белдерәсем килә. Алга таба да зур уңышлар көтсен безне!”


“Интертат”ка җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова чыннан да бик бәхетле булуын әйтте.

-Минемчә, бу бүләкне бөтен кеше дә көтә. Бөтен артист та көтә торгандыр. Ничек инде шатланмыйсың? Әлбәттә, мин бик бәхетле! Шундый дәрәҗәләргә ирешә алуыма мин бик шатмын. Башта шундый исемне алырмын дигән уйлар башыма килмәгән иде. Алырмын дип уйламадым да. Әмма мин сәхнәдә 13 ел бит инде хәзер. Хәзер “Татарстан Республикасының атказанган артисты” исемен артистка сәхнәдә 10 ел рәттән чыгыш ясаганнан соң бирәләр. Мин инде сәхнәдә шактый озак икән... Үзем дә уйланып калдым. Бөтен кешегә дә бик зур рәхмәт. Зурладылар мине. Мин бик бәхетле. Бик күп котлаулар да килә, җавап биреп бетереп булмый.

-Ландыш, балаларыгыз, кызыгыз ни диделәр соң? Шатландылармы сезнең өчен?

-Гаиләм, балаларым, тормыш иптәшем минем һәрбер шатлыгыма куаналар инде алар.

-Атказанган артист исеме бирелгәнен сез кайчан белдегез?

-Атказанган артист исеме бирелгәнен мин инде берничә көн элек белгән идем. Бу, бер яктан, көтелмәгән хәл булды. Икенче яктан, ул исемне бөтен артист та көтә. Көтмибез түгел. Шундый дәрәҗәләргә барып җиткәнмен икән, димәк сәхнәдә 13 ел юкка гына чыгыш ясамаганмын, дип уйлыйм.

Инстаграм язылучылары җырчыны чын күңелдән әлеге куанычлы вакыйга белән котлыйлар һәм аңа яңа үрләр һәм иҗади уңышлар телиләр. “Интертат” та җырчыны Татарстан Республикасының атказанган артисты исеме белән тәбрикли.
Посмотреть эту публикацию в Instagram

Хәерле иртәләр,Дусларым! Бүген Мин сезнең белән зур шатлыгымны бүлешәсем килә!!! Шатлыгым,эмоцияләрем эчемә сыймый. Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов карары белән миңа Татарстанның Атказанган артисты исеме бирелде.☺️ Чиксез рәхмәтләремне яраткан тыңлаучыларыма, "Барс-Медиа" компаниясенә, хөкүмәт җитәкчелегенә белдерәсем килә. Алга таба да зур уңышлар көтсен безне!!!! @rusminnikhanov Друзья! За вклад в развитие музыкального искусства мне присвоили звание «Заслуженный артист Республики Татарстан» Безмерно благодарна своим зрителям, компании «Барс-Медиа», руководству РТ,во главе с президентом @rusminnikhanov #ландышнигматжанова #казань #москва #татарстан

Публикация от LandyshNigmatjanova (@landyshnigmatjanova)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100