news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ландыш Нигъмәтҗанова бәби тапкан

Җырчының өченче улы туды.

news_top
Ландыш Нигъмәтҗанова бәби тапкан
Илнар Төхбәтов

Ландыш Нигъмәтҗанованың дүртенче баласы туды. Бу турыда җырчы инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр итте.

«Тагын бер кечкенә җимешебез бар. Малаебыз туды. Аллаһка шөкер», — дип яза ул.

Бәби 2970 грамм авырлыкта, буе 50 см дип язылган. Сабый бүген кичке алты туларга ун минутта туган.

Ландыш Нигъмәтҗанова һәм аның ире Фәрит Таишев гаиләсендә кызлары Ләйлә, уллары Әнвәр һәм Гомәр бар.

Инстачылар Ландышны котлый, балага да, әнигә дә сәламәтлек телиләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар