Ландыш Нигъмәтҗанова: "Авылга кайтып, сыер тотар идем, сөт сатар идем"
Ландыш Нигъмәтҗанова: "Авылга кайтып, сыер тотар идем, сөт сатар идем"
![Ландыш Нигъмәтҗанова: "Авылга кайтып, сыер тотар идем, сөт сатар идем"](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2019/4/5/01094affdcd5c30a6ca4658ba773f14553cb99618fa8bbce04dfeb5b8af3.jpg)
Җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова бала чагында сыер сауган икән. Бу хакта ул инстаграмда язган.
"Бала чактан яратам авылны! Авыл мине күп нәрсәгә өйрәтте, эшкә: печән чабарга, ат җигәргә, туарырга, бәрәңге утыртырга, алырга, бакча сукаларга... Һәм башка эшләргә, ә иң яратканы - сыер саварга! Төнлә урамнан кергәннән соң да, иртән иртүк 5тә торуы минем өчен шатлык иде, сыер савам бит.
Ә хәзер авылда аппарат сава икән, бер караганда шәп инде, җиңел, ә икенче караганда...
Кайтыр идем авылга, сыер тотар идем, савар идем, сөт сатар идем!" - дип язган Ландыш.
"Сыер сәхнә түгел ул", "Әйтүе генә җиңел, бер сыер белән авылда яшәп булмый", "Сөт сатып кына яшәп булмый шул", - дип "җиргә тартып төшерә" Ландышны инстадашлары.
"Ландыш, син булдырасың, кайт авылга", - дип язучылар да бар.