Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ландыш Хөсәенованың өченче баласы туган

news_top_970_100
Ландыш Хөсәенованың өченче баласы туган
Фото: Ландыш Хөсәенованың социаль челтәрдәге аккаунтыннан

ТНВ каналының алып баручысы, журналист, продюсер, «Манзара» тапшыруының редакторы Ландыш Хөсәеновалар гаиләсендә шатлыклы вакыйга – ике кызларыннан соң, көтеп алган уллары туган.

Бу турыда Ландыш үзе социаль челтәрдәге аккаунтында хәбәр иткән. «Төкле аягың белән, улым! Әтиең белән ике апаң безнең кайтуыбызны шатланып көтә, улым!» – дип сөенече белән уртаклашкан журналист һәм нәни улының нәни тәпиләренең фотосын урнаштырган.

Бәләкәчкә һәм аның әти-әнисенә бик күп котлау сүзләре килеп ирешкән. «Интертат» редакциясе дә әлеге изге теләкләргә кушыла. Нәсел давамчыгыз тууы белән ихластан котлыйбыз, Ландыш!

Фотолар: Ландыш Хөсәенованың шәхси аккаунтыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100