Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ландыш Хөсәенова: «Улыбызның беренче аңлап әйткән сүзе «апа» булды»

news_top_970_100
Ландыш Хөсәенова: «Улыбызның беренче аңлап әйткән сүзе «апа» булды»
Фото: Ландыш Хөсәенова аккаунтыннан

ТНВ каналында «Манзара» һәм «Sиңа Миннән Sәлам» тапшыруларын алып баручы Ландыш Хөсәенова «Ирек мәйданы» газетасына Яңа ел ялларын ничек уздыруы турында сөйләгән:

– Улыбыз Ильяска 1 яшь. Ике апасы мәктәптән һәм бакчадан сагынып кайта, энекәшләре белән яратып уйныйлар, аны карарга булышалар. Шуңадырмы, улыбызның беренче аңлап әйткән сүзе дә «апа» булды. Хәзер инде ап-ачык итеп миңа «әннә» ди. Декрет ялында иртән беркая ашыгасы юк, озаклап саф һавада йөрергә мөмкинлек бар, гаиләмә күбрәк игътибар бирә алам. Һәр ял көнендә бергә кая да булса барабыз. Урман, парк, скверларга чыгабыз, җәен Чулман, Идел буенда булдык. Әлегә эшкә чыгу турында уйламыйм. Вакытны бала белән күбрәк уздырасым килә. Җай булганда, никахны теркәү тантаналары алып барам.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 8 гыйнвар 2024
    Исемсез
    Көн кадагына сугучы мөһим яңалык бит бу
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100