Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ландыш Равилова: «Телне саклау мәсьәләсендә гаиләгә генә ышану зур ялгышлык булыр сыман»

Икътисадчы, шагыйрә, җырлар авторы Ландыш Равилова тел саклау мәсьәләсендәге фикерләре белән уртаклаша.

news_top_970_100
Ландыш Равилова: «Телне саклау мәсьәләсендә гаиләгә генә ышану зур ялгышлык булыр сыман»

5 апрель көнне «Интертат» сайтында дөнья күргән мәкалә мине дә уйланырга мәҗбүр итте. Хәер, ул турыда уйланмаган чак та юк. Чөнки үзем дә – каләм тибрәтүче кеше. Мәкалә Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов һәм язучылар катнашында узган киңәшмә хакында иде. Анда татар телен саклау, ата-аналар күңеленә, гаиләгә милли гамь өрү мәсьәләләре күтәрелде.

Мин үзем бу хакта, балалар бакчалары, мәктәп һәм гаилә бердәм эшләгәндә генә көтелгән нәтиҗәгә килеп була, дип саныйм. Гаиләгә генә ышану зур ялгышлык булыр сыман, чөнки милли үзаң бөтен кешедә дә бер дәрәҗәдә булмый, шулай ук кичке 6-7дә эштән кайткач, шуннан соң әле йорт эшләрен дә карагач, ата-ана бала белән күпме вакыт кына сөйләшә? Бала бик күп вакытын бакчада, мәктәптә үткәрә. Иң беренче шундагы йогынтыны арттыруның бөтен мөмкинлекләрен дә яңадан карарга кирәк дип саныйм.

Иң беренче – факультативларга игътибар итәргә, алар бик күп төрле, анда татар теле бармы? Мин белем бирү өлкәсендәге канун һәм кагыйдәләрне белмим, әмма татар теле факультативын барлык мәктәпләрдә дә кертеп булмыймы, дип сорыйсы килә. Өй эшләре, билге куюлар булмаганда, бәлки, татар теле дәресләренә каршы чыккан әти-әниләр дә, факультативларга каршы килмәсләр иде?

Аннан озайтылган көн группаларына (продленкалар) күз салырга. Балалар дәрестән соң 4әр сәгать вакытларын мәктәптә уздыра. Алар белән озайтылган көн группалары педагоглары шөгыльләнә. Бу мөгаллимнәрнең күбесе әле татарча белә, шулай ук 2017 елдан соң яңа квалификация үзләштергән татар теле укытучылары да татар телен онытмаган бит. Бәлки, шушы дәрестән тыш вакытта татар телле даими чаралар, кызыклы тематик дәресләр, татарча сөйләшү, татарча кызыклы әкиятләр, хикәяләр һәм башка әсәрләрне уку сәгатьләре кертеп буладыр. Моның өчен, әлбәттә, хезмәт хакына финанслар юнәтергә, бәлки, әзер программа белән методик материал да булдырырга туры килер. Татар телле мәктәпләрнең уку программасына кергән әсәрләрне сайларга мөмкин. Шуны эшләп булса, бик яхшы булыр иде. Дәрестән соң татарча сөйләшү кануннарга каршы килмәс, дип ышанып калам.

Әле һәр мәктәптә диярлек радио системалары бар. Аларны кулланып булмыймы? Татар телендә балалар радиотапшырулар әзерләсәләр? Аларның үзенә дә кызык эш бит бу. Ә балалар өчен махсус ниндидер кыска тапшырулар әзерләп кайтарылса? Аннан телне үзен генә түгел, башка шөгыльләр белән дә катнаш биреп була. Балаларга кызыклы түгәрәкләрне татар телендә булдыра алсак, зуррак шәһәрләрдә булса да?

Лилия Гыйбадуллина робототехника түгәрәге турында әйтте, дип хәтерлим, мин тагын мультстудия дип тә өстәр идем, йә дизайн-студия.

Бүгенге көндә тел, җиңел өйрәнелсен өчен, беренче чиратта кирәк булырга тиеш. Балаларга кагылышлы өлештә милли театр мәсьәләсен дә телгә аласы килә. Бу – үзенең тәэсирле һәм нәтиҗәле чара икәнен раслаган өлкә. Мисал өчен, зур сәхнәдә тамаша күрсәтүче «Салаватик»лар, «Апуш» театр студиясен атарга була. Анда эләгер өчен, балалар кастинг узып чират тора. Театрлар балаларны сәхнәгә генә түгел, тамаша залына да җәлеп итә бит. Куелган тамашалары зур аншлаг белән уза. Монда төп стимул – остазлар, кызыклы репертуар, мастер-класслар, зур сәхнәдә урын бирелү. Менә күпчелек районда шундый милли театр студияләрен булдыруны максат итеп куйсак! Кызыксындыру чарасы буларак, яхшы бүләкле республикакүләм конкурслар, танылган остазлардан мастер-класслар һәм, әлеге дә баягы, урыннарда шушы эш белән шөгыльләнүче актив мөгаллим, остазларга лаеклы хезмәт хакы булдырылса, бу түгәрәкләр эшләп китәр, дип уйлыйм.

Әйткәнемчә, инде тел белән балалар бакчаларына ук керү чараларын эзләргә кирәк. Чөнки аннан татар телен белмичә мәктәпкә килгән бала татар телен өйрәнү группаларының рус теллесенә эләгә, яки инде әти-әни туган тел итеп рус телен сайлый. Бәлки, тәрбиячеләрне, бакчадагы тел укытучыларын җыеп та киңәшмә уздырыргадыр. Алар ничек күрә икән туган телне өйрәнүне киңәйтү чараларын? Уңай тәҗрибәле балалар бакчалары да бар, алар тәҗрибәләре белән уртаклашмасмы?

Инде шуны да әйтәсе килә, балаларның телне белү дәрәҗәсе бик төрле, кемдер «книга»ның китап икәнен дә белмәскә мөмкин. Һәр белем дәрәҗәсе өчен яраклаштырылган программалар өстендә уйларга кирәк. Бәлки, Гәрәй Рәхимнең «Телбизәре» сыман берәр персонаж уйлап табарга. Әйтик, Камил дигән малай. Мәктәптә элмә такталар күз алдыма килә. Ашханәдә рәсем эленеп тора: малайның ботка ашавы сурәтләнгән. Һәм малайның баш очына Камил дип язылган, ботка турына «ботка» дип, ә аста – «ашый» фигыле. Күзгә сеңә бит ул, гел каршыда булса. Андый сурәтләрне бик күп уйлап табарга була: Камил китап укый, такта сөртә, баскычтан менә, баскычтан төшә, өйгә кайта һ.б.

Алга таба, бәлки, «Камил авылда, Камил кибеттә, Камил хастаханәдә, Камил театрда, Камил балыкта» кебек комикс форматындагы диалоглар да чыгарырга буладыр. Гомумән, кече яшьтәге балалар өчен йомшак тышлы гади комикслар форматындагы китаплар чыгару отышлы булачак. Алар комиксларны бик яраталар. Инглиз телендәге комиксларда, мәсәлән, рәсем белән бирелгәч, тәрҗемә бик тиз аңлашыла.

Гомумән, инглиз телен өйрәнгәндә предметның исемен язган карточкалар да бик ярдәм итә. Бу тәҗрибәне дә кулланырга була: әйтик, татарча стикерлар чыгарырга, мәктәпләрдә, кайбер җәмәгать урыннарында, өйдә предметларга ябыштырыр өчен. Татарча стикерларны киңрәк тә кулланырга мөмкин. «Бу – минем көндәлегем», «бу – минем дәфтәрем» ... дип язылган, яраткан геройлар төшерелгән стикерлар чыгарырга мөмкин. Бу тәҗрибәне паркларда да кулланырга була: инде карагай белән кашкарыйның нәрсә икәнен өлкәннәр дә онытып бара ахры. Урнаштырыйк татарча исемле тактачыклар.

Бу темадан баннерларга күчәсем килә. Менә вокзал, аэропорт залларында баннер торса: язучының портреты, исеме, әсәренең исеме язылган, аннан кызыклы өлешеннән берничә җөмлә һәм, дәвамы дип, куаркод бирелгән. Шуннан кереп китеп, әсәрен юл буе укып кайтып була. Моны «Юлга – китап белән» дигән берәр проект итеп эшләп булмый микән, күп кенә әсәрләрнең электрон варианты бар бит, алар әдәби газета, журналлар фондларында да бихисаптыр, булмаса да, без электрон фонд булдырудан кача алмаячакбыздыр, замана таләбе бит. Электрон формат үсмерләрнең, яшьләрнең күңеленә юлны шактый кыскарта. Моны заманча әсәрләр өчен дә, классик әсәрләр өчен дә кулланып була.

Шулай ук нәшрият чыгарган китапларга рекламаны да шушы рәвешле эшләп буладыр, анда бушлай да бихисап электрон һәм аудио китаплар бар бит. Балачагымнан хәтерлим, язучылар, актерлар белән җанлы очрашулар да бик зур тәэсир ясый. Әйтик, режиссер буларак та үзен сынап караган талантлы актер Булат Гатауллин, «Китап» радиосының редакторы, талантлы шагыйрә Гөлинә Шәйхи, «Идел» журналының баш мөхәррире Рәмзия Галимова күк яшь буын вәкилләре белән дә һәм тирәнрәк тәҗрибәле сәнгать әһелләре Луиза Янсуар, Илгиз Зәйниев, Эльмир Низамов һәм башкалар белән дә очрашулар җуелмаслык хатирә булып, алга таба сәнгать, тел, журналистика белән бәйле һөнәрне сайлауга этәргеч булып, ким дигәндә милли сәнгатькә кызыксыну уятырга мөмкин. Шулай ук «Саф» балалар радиосының онлайн презентациясен ясарга була, аның барлыгын күп балалар, әти-әниләр белми дә. Шагыйрь һәм язучылар белән дә мәктәптә очрашулар оештыра торган берәр проект гамәлгә ашырылса, бик күркәм булыр иде. Ул очрашуларның эчтәлекле буласына ышанам. Һичьюгы, онлайн форматта эшли башларга мөмкин.

Бу тәкъдимнәремне укыгач, «хыялый» дип сүгүчеләр дә, көлүчеләр дә булыр. Әмма шулар арасыннан берсе генә тормышка яраклы булса да, мин бик бәхетле булачакмын. Тел һәм милләт өчен янып йөрүче һәркемгә тирән ихтирам белән, Ландыш Равилова.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 11 апрель 2024
    Исемсез
    Әфәрин, дөрес фикерләр! Милли мәгарифне торгызмыйча, җәмгыятьтә татар теленә ихтыяҗ тудырмыйча телне үстереп булмый. Гаилә ул бу юлның бер звеносы гына. Безнең ана телен белмәгән күпме ата-аналар бар? Алар бит баласы белән өендә татрча сөйләшми! Зур түрәләр үзләре чишәсе проблеманы(милли мәгариф) җайлы гына гаиләгә кайтарып калдырмакчы! Татар телен шулай итеп кухня теленә калдырмакчылар. Гаилә-балалар бакчасы-мәктәп-югары уку йорты- әйләнә -тирә мөхит. Менә шушы чылбырны булдырырга һәм системалы эш алып барырга кирәк!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100