Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бик җитди проблема» – Ландыш Нигъмәтҗанованың кызы Ләйлә әнисеннән ярдәм сорый

news_top_970_100
«Бик җитди проблема» – Ландыш Нигъмәтҗанованың кызы Ләйлә әнисеннән ярдәм сорый
"Татар-информ" архивы

Фәрит Таишев белән Ландыш Нигъмәтҗанованың кызы Ләйлә социаль челтәрдә утыручыларның «аерым мәхәббәте» булып тора. Ул – кечкенәдән тапкырлыгы, уңганлыгы һәм татар телендә чиста сөйләшүе белән күпләрне үзенә каратып торган кыз бала. Хәзер инде социаль челтәрләрдә күпләргә «Йәйә» буларак таныш Ләйлә үсеп тә җиткән, әнисенә җитди сораулар белән мөрәҗәгать итә.

Бу юлы да җырчы Ләйлә катнашындагы яңа видеоны күрсәтте. Видео күпләрнең кәефен күтәргән, «канәгать елмайган» смайликларны мулдан калдырганнар.

«Әни, синнән сорарга теләгән идем. Син минем белән егетләр белән свиданиега бара аласыңмы? Миңа 4 егет ошый. Миңа сайларга булышырга кирәк. Мин сайлый белмим. Әтине дә ала алмыйм, аңа әйтмә, яме. Ул йодрык күрсәтсә, бөтен егетне куркытып бетерә. Ой-ой», – дип дулкынланып әнисе белән сөйләшә Ләйлә.

«Насыйп ярың очраса, Ләйлә, әти дә, әни дә күренми ул. Хәтта киңәшләрен дә ишетмисең. Бары тик бик яхшы кеше очрасын юлыңда. Киләчәгең матур булсын!»;

«Ләйләне карасаң, кәеф күтәрелә»;

«Ләйлә, матурым! Иртәрәк бит әле сиңа свиданиега йөрергә, өлгерерсең»;

«Әле генә «исемең ничек» дигәч «Йәйә» дип утыра иде, үсеп тә җиткән бит. Егетләр, свидание турында сөйли. Ландыш, әзерләнә башла, вакыт тиз уза ул»;

«Ләйлә үсте дә мени, свиданиега җыенган»;

«Дөрес эшли, әнисеннән ярдәм сорый. Ул бит әле хәзер дими. Әнисенең ире яхшы булгач, әнисе дөрес сайлаячагына ышана инде Ләйлә»;

«Бик җитди проблема, монда Ләйләгә булышырга кирәк», – дип, уенын-чынын кушып, комментарийлар калдырган видеоны караучылар.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100