news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ландыш Нигъмәтҗанованың кызы Ләйлә: «Сезнең арттан тавыкларның йонын да йолкырга тиешме?»

news_top
Ландыш Нигъмәтҗанованың кызы Ләйлә: «Сезнең арттан тавыкларның йонын да йолкырга тиешме?»
Фото: социаль челтәрдән

Фәрит Таишев һәм Ландыш Нигъмәтҗанованың кызы Ләйлә, тапкырлыгы белән, видеоны караучыларны кабат шаккатырган. «Кайнана кебек бу кыз», – дип шаярткан берәү.

Иҗади гаилә җәй көне авылда яши, алар бройлер тавыкларны суйганнар. Шул вакытта тавыклар янына Ләйлә килеп баса. «Сиңа да эш калды әле», – дип каршы ала җырчы кызын.

«Ник аларның йонын йолкып бетермисез? Менә мин тордым да урынны җыйдым, өстәлне җыештырдым, савытларны юдым, «пылесосладым». Хәзер мин сезнең арттан тавыкларның йонын да йолкырга тиеш. Мин әле Казанда да бик күп эшләр эшләп кайттым», – ди Ләйлә.

«Күзләр генә тимәсен инде бу балага, бик уңган», «Сүзгә дә, эшкә дә булган бала», «Әнисе кебек уңган», – дип сокланганнар аңа.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар