Ландыш Нигъмәтҗанованың ире белән төшкән чираттагы клибы чыкты – «Көн дә сине көтәм»
Ландыш Нигъмәтҗанова сәхнәдә сирәк күренүгә карамастан, яңа җырлар яздырып, клиплар тәкъдим итеп тора. «Көн дә сине көтәм» клибында ул ире Фәрит Таишевка әле дә мәхәббәт аңлата.
«Молодец, Ландыш! Бик матур җырлыйсың!», «Гүзәл! Кем әйтә инде сезне 4 бала әнисе дип, сезгә – 18 яшь. Фәрит белән бәхетле озын гомер сезгә, иҗади уңышлар», – дип канатландырганнар иҗади гаиләне.