Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ландыш Нигъмәтҗановага мактаулы исем бирелгән

news_top_970_100
Ландыш Нигъмәтҗановага мактаулы исем бирелгән
Фото: Ландыш Нигъмәтҗанованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Татарстанның атказанган артисты Ландыш Нигъмәтҗанова сөенечле яңалыгы турында социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр иткән.

«Дуслар! Шатлыклы хәбәр белән уртаклашасым килә сезнең белән. Бүген миңа, Башкортстанның башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров карары буенча, «Башкортстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелде!

Башкортстан тамашачыларыма, халкыма зур рәхмәтләремне белдерәм, бу – безнең уртак бүләгебез», – дигән Ландыш.

Җырчыга бик күп котлау сүзләре язганнар. «Без сезнең өчен шат!», «Сез моңа күптән лаек» кебек җылы сүзләр җиткергәннәр. Киләчәктә иҗади уңышлар, гаилә бәхете теләгәннәр.

«Котлыйбыз! Сез әле Татарстанның атказанган балалар әнисе дә! Монысын сезнең «подписчик»ларыгыз бирә, һәм бу – барлык бүләкләрдән дә югарырак. Аны әле тормыш мең кат раслар!» – дип, комментарий калдыручы да булган. Монсын инде Ландыш Нигъмәтҗанова һәм аның ире Фәрит Таишевның балалары сәләтле, милләт җанлы, моңлы булулары, татар телен камил белүләре өчен шулай язганнар, күрәсең.

Ландышны без дә әлеге уңышы белән ихлас котлыйбыз. Киләчәктә иҗат юлының гөрләп чәчәк атуын телибез.

Фотолар: Ландыш Нигъмәтҗанованың шәхси аккаунтыннан

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 18 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Ничек, башкортча бер жырда жырламыйча, алырга буламы икэн?! Узлэре оялмыйлармы икэн. Римма Ибрагимова (килене булсада) кунеле белэн риза тугелдер мона, чонки ул бик тогэл, дорес кеше. Дорес жырчы ул. Хэзерге жырчыларга исе китэдер. Чилэккэ салып таратып йорилэр АТКАЗАНГАН дигэн медальлэрне.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100