news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ландыш Нигъмәтҗановадан хинкали рецепты

news_top
Ландыш Нигъмәтҗановадан хинкали рецепты
Фото: Видеодан скриншот

Җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова еш кына үзе әзерләгән ризыкларның рецептлары белән социаль челтәрдәге сәхифәсендә уртаклаша. Бу юлы ул хинкали рецептын тәкъдим итә.

Камыр өчен 250 мл бозлы су (туңдыргычка куеп алырга була), 1 чәй кашыгы тоз, 2 аш кашыгы үсемлек мае, он кирәк. Камырны онлап җәяргә, ул калын да, юка да булмасын.

Эчлек өчен 800 грамм фарш, 2 суган, 2-3 тырнак сарымсак, 0,5 грамм хмели-сунели, зира, борыч, 100 грамм су, кинза кирәк булачак.

Хинкалины вак җәймәләрен махсус приборга куеп ясарга яки кул белән дә бөгәргә була. Аларны суда яки парда пешерергә мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар