Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ландыш Нигъмәтҗанова: «Хәлләр шулайрак...»

news_top_970_100
Ландыш Нигъмәтҗанова: «Хәлләр шулайрак...»

Җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова социаль челтәрдәге сәхифәсенә бер видео куеп: «Хәлләребез шулайрак...», – дип язып куйган. 

Әлеге гаиләгә ни булды икән дип видеоны ачсак, алдагы планда куллары бинт белән бәйләнгән Ләйлә утыра. Ул арада аягындагы күгәрән урыннарын күрсәтергә дип Гомәр килеп җитә. «Синякларың күп шул синең, улым. Ә Ләйләнең нәрсә», – дип, ни булганын сөйләтмәкче була әнисе. 

Җор телле Ләйлә җавапны тиз уйлап таба. 

 «Нәрсә булсын! (кулын күрсәтә) Алтын! Ничә тапкыр инде копилканы таптылар. Болар таптылар, ваттылар, акчалар юк, җен белән бер. Ә менә болай итеп куйгач, акча үземдә, беркем дә ала алмый.  Хәзер нәрсә телим шуны алам, кибеткә барам», – дип шаярта үткен кыз. 

«Ә чынлыкта нәрсә булды?» – дип сорый әнисе. 

«Чынлыкта нык уйнадым».

«Сөйлисеңме соң?»

«Әй, әни үткән -беткән. Үткәнне сөйләп торма инде монда», – дип качкан дөресен сөйләүдән Ләйлә. 

«Ләйлүш, боларга әйтмә инде кулымда акчам бар дип. Сүтеп алырлар бу малайлар»,  «И, кыланчык», – дип яратып комментарийлар язалар Ландыш Нигъмәтҗанованың виртуаль дуслары. 

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100