news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ландыш Нигъмәтҗанова: «Шатлыклы хәбәребез бар»

news_top
Ландыш Нигъмәтҗанова: «Шатлыклы хәбәребез бар»
Солтан Исхаков

Җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова социаль челтәрләрдә зур сөенечен җиткергән.

Ландыш Нигъмәтҗанова һәм Фәрит Таишевларның кызлары Ләйләне «Шаян ТВ» телеканалындагы «Кичке әкиятләр» тапшыруы алып баручысы буларак беләбез. Ләйлә «Иң яхшы алып баручы» номинациясендә Россиянең телевизион «ТЭФИ-КIDS 2022» милли премиясенең финалына чыккан. 

«Кичке әкиятләр» тапшыруының мөхәррире – Чулпан Зәйнуллина. 

«Бәйгенең финалы һәм бүләкләү тантанасы 17 октябрь көнне Мәскәүдә узачак», – дип хәбәр иткән җырчы. 

Ләйләне әти-әнисенең барлык виртуаль дуслары да зур җиңүе белән тәбрик иткәннәр. 

«Ләйлә дә булсын, җиңмәсен дә! Киләчәктә тагын да югарырак үрләр яулаячак әле ул», «Безнең өчен ул инде – күптән артистка. Тормыш юлыңда уңышлар теләп калабыз», «Котлы булсын җиңүләрең, тырыш, чибәр талантыбыз – Ләйләбез», – дип, күп матур теләкләр юллаганнар үзенә. 

 

Фото: © социаль челтәрләр

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар