Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ландыш Нигъмәтҗанова: «Ниһаять, бу көннәр килеп җитте!»

news_top_970_100
Ландыш Нигъмәтҗанова: «Ниһаять, бу көннәр килеп җитте!»
Ландыш Нигъмәтҗанованың шәхси аккаунтыннан

Җырчы сөенечле хәбәре белән социаль челтәрдә уртаклашкан. Бактың исә, Ландыш һәм Фәрит Таишевларның өч ир бала арасында үсеп килгән бердәнбер кызлары Ләйлә фильмда төшә башлаган икән.

Танылу буенча кечкенә Ләйлә әти-әнисеннән дә, әбисе Римма Ибраһимовадан да бер дә калышмый. Аны телевизор экраннарыннан балалар тапшырулары аша күреп бала-чагасы да, олысы да белә. Җырчы гаиләдә туып-үскән бу баланың таланты, артистлык сәләте йөзенә язылган. Кайчан да булса ул фильмнарда төшә башларга тиеш тә иде сыман.

«Менә, ниһаять, бу көннәр килеп җитте. Бераз дулкынлану бар. Бүген без фильмда төшәбез. Без диюем - Ләйлә, ә аның әнисе ролен Венера Низамова уйнаячак. Гадәти булмаган кыз бала булып уйный Ләйлә. Аллага тапшырып... Безгә уңышлар.

Тиздән әкренләп-әкренләп сөйләрмен, нинди фильм, кайчан, нәрсә...» – дип язган әни кеше.

Ландышның виртуаль дуслары бертавыштан алкышлаганнар, нәни Ләйләгә уңышлар теләгәннәр. «Хәерле уңышлы эшләр булсын», «Үлеп яратам шушы кызны! Ул булдыра!», «Түземсезлек белән көтәбез», «Ак юллар юлдаш булсын бу бәләкәй актрисага!», «Балаларыгыз булдыра, талантлылар. Татарча бик матур итеп сөйли, җырлый беләләр. Исән-сау булсыннар. Ландыш, рәхмәт сезгә шундый балалар үстергәнегез өчен», – дигәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100