Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ландыш Нигъмәтҗанованың туган көне: «Абынып кына егылмаска инде уралган бәхеттән»

news_top_970_100
Ландыш Нигъмәтҗанованың туган көне: «Абынып кына егылмаска инде уралган бәхеттән»
Фото: Ландыш Нигъмәтҗанованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Бүген җырчы Ландыш Нигъмәтҗанованың туган көне.

«Туган көнем белән мине. Шулай исән-имин генә, тыныч кына, бәхетле булып яшәргә язсын. Тормышымда булган барлык кешеләргә рәхмәт», – дип язып, фотолар куйган җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Ландышка иҗатташ дусларыннан һәм тамашачыларыннан би-и-ик күп котлау сүзләре килеп ирешкән.

Шул исәптән, җырчы Илсөя Бәдретдинова да: «Бәхетең аягыңа уралып йөрсен, матур кыз», – дип комментарий калдырган.

Аңа җавап итеп Ландыш: «Амин. Абынып кына егылмаска инде шулхәтле уралган бәхеттән», – дип көлгән.

Җырчыны «Интертат» та гомер бәйрәме белән котлый, аңа гаилә иминлеге, бәхет-шатлык, сәламәтлек, иҗат уңышлары телибез.

Фотолар: Ландыш Нигъмәтҗанованың шәхси аккаунтыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100