Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ландыш Нигъмәтҗанова фонограммага җырлап тотылган?

news_top_970_100
Ландыш Нигъмәтҗанова фонограммага җырлап тотылган?
Владимир Васильев

«ВКонтакте» социаль челтәрендә «Подслушано Тат-шоубиз» төркеме эстрада җырчыларыбызны барлап, алар уңышларына сөенеп, уңышсызлыкларына көенеп яши. Әлеге төркем кирәк чагында артистларыбызны «күккә чөя», ә кайвакытта җиргә дә «бәреп төшерә».

Кыскасы, әлеге төркемнең авторы Тимур Ганиев татар җыр сәнгатен яратучылар, җырчылар тормышы белән даими кызыксынучылар өчен бик тырышып хезмәт күрсәтә. Җырчыларыбызны да таныта, тамашачы мәнфәгатьләрен дә кайгырта. Биредә бик күп эстрада артистлары «иләк аша үтә».

Шушы көннәрдә Тимур Ганиевнең игътибарын җәлеп иткән җырчы ул – Ландыш Нигъмәтҗанова. Дөресрәге, аның ниндидер бер мәҗлестә «Кошчыгым» җырын җырлаган видеосы.

«Фонограмма?! Бу юлы Ландыш Нигъмәтҗанова «эләкте».

Мин бу видеоны, мөгаен, 15 кат караганмындыр. Шикләнә башладым. Ни өченме? Чөнки моңа кадәр беркайчан да әлеге җырчының «вживую» җырлаганда тавышы ничек яңгыравына игътибар иткәнем юк иде. Интернет киңлекләрендә аның чыгышларын эзли башладым һәм, көч-хәл белән, «тере тавыш»ка җырлаган бер видеосын таптым. Анда аның үзе җырлаганы аерымачык ишетелеп тора.

Тәк менә... Әлеге видеода исә Ландыш «все-таки» «фанерага» җырлый, дип уйлыйм. Чөнки ул җырны бик тигез башкара, тавыштагы тирбәнешләр бөтенләй юк. «Тере тавыш»ка җырлаганда болай мөмкин түгел. Җыр җиңелләрдән түгел, сулыш алып өлгерергә кирәк. Җырчының сулыш алганын ишетәсезме? Менә, менә...

Бу бит әле концертта да түгел, ә мәҗлесләрнең берсендә. Әгәр дә мин шунда өстәл артында утырган булсам, Ландышка якынрак килеп, тучны тыңлап карар идем. Уйларыма инану өчен.

Әгәр дә монда «тере тавыш» икән, һәм җырчы үзе бу хакта миңа әйтсә, мин, әлбәттә, шәхсән үзем аңардан гафу үтенәчәкмен. Ләкин, нишләптер, ышанып булмый шул.

Иптәшләр, ә сез нәрсә уйлыйсыз?» – дип, язган «Подслушано Тат-шоубиз» Ландышның видеосы янына.

Әлеге төркемнең язылучылары бу очракка төгәл генә җавап бирмәсәләр дә, җырчыларың бик сирәкләре генә тере тавышка җырлавы хакында язганнар, халыкны алдаулары турында зарланганнар.

«Ничек тамашачы алдында оялмыйлар соң «фанера»га жырлаучылар, исем китә. Гомумән, контроль булырга тиеш бит инде. Халыкка бары «тере тавыш» белән жырласыннар, тамашачы хәләл акчасын түләп керә бит. Шушы төркем «фанера»ны бетерә алса иде, Алла кушып»;

«Гомер буе балалар укыттык, дәрескә бер язылган план белән керергә ярамый иде. Беркайчан да! Шул ук тема, шул ук максат, ә планны яңаны язасың. Бу очракта җырыңны әзерлисең дә – һәм «фанера»! Барыбер дөрес түгел бу. Мин Хәниябезгә, Салаватыбызга беркайчан да хыянәт итмәдем, чөнки алар тир түгеп эшләделәр. Олырак артистларыбызны әйтеп тә тормыйм. Халыкны хөрмәт иткәннәре «тере тавыш»ка җырлый...»;

«Ландыш камерадан кача, күрәсең, чынлап та фонограмма», – ише комментарийлар язганнар.

«Иң мөһиме, мәҗлеснең кунаклары сизмәгән», – дип шаяртучы да булган.

Видеоны сезнең игътибарыгызга да тәкъдим итәбез. Изге Рамазан аенда берүк гөнаһлы булмыйк. Бары тик, татар җыр сәнгате үссен, җырчы – тамашачыны, тамашачы җырчыны хөрмәт итсен иде, дигән теләктә калабыз.

Видео: https://vk.com/tatbizshow

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 25 март 2023
    Исемсез
    Узларе жырласа тынласы да килми жырлаганнарын, матур килеп чыкмый, фонограмма бн матур чыга
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100