Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ландыш Нигъмәтҗанова: «Безне бәяләгәннәре өчен рәхмәт!»

news_top_970_100
Ландыш Нигъмәтҗанова: «Безне бәяләгәннәре өчен рәхмәт!»
Фото: Ландыш Нигъмәтҗанованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова һәм Фәрит Таишевларның кызлары Ләйлә «Шаян ТВ» телеканалында «Кичке әкиятләр» тапшыруын алып барганы өчен Россиянең телевизион «ТЭФИ-КIDS 2022» милли премиясенең финалына чыккан, дип хәбәр иткән идек инде. «Иң яхшы алып баручы» номинациясендә җиңү яулаган кечкенә якташыбыз шушы көннәрдә Мәскәүдә бүләкләү тантанасында булып кайткан. Бу турыда Ландыш Нигъмәтҗанова социаль челтәрдәге шәхси аккаунтында хәбәр иткән.

«Тэффи Кидс 2022»!!! Иң яхшы алып баручы! Безнең Ләйлә дә финалга чыкты. Шундый дәрәҗәле катнашу безнең өчен.

Безне бәяләгәннәре өчен рәхмәт! Аерым бик зур рәхмәт «Шаян ТВ»га, Шаяныбызга. Тагын да зур үрләргә менәргә язсын.

Мөхәррирләр бүлеге җитәкчесе Резедә Хәсәновага һәм мөхәррир Чулпан Зәйнуллинага аерым рәхмәт. Ике апасы Мәскәүгә хәтле алып барып, җитәкләп йөрделәр Ләйлүшне.

Рәхмәт, Мәскәү!» – дип язган әни кеше һәм Ләйләнең Мәскәдә танылган шәхесләр белән бергә төшкән фотолары белән уртаклашкан.

Ландышның бик күп хезмәттәшләре, виртуаль дуслары: «Ай-һай, маладис!», «Булдырган!», «Котлыйбыз», – дип җылы сүзләрен юллаганнар. «Интертат» та бу теләкләргә кушыла, бәләкәй Ләйләгә киләчәктә дә зур уңышлар телибез.

Фотолар: Ландыш Нигъмәтҗанованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100