Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ландыш Нигъмәтҗанова «Барс Медиа»га кире кайткан?

news_top_970_100
Ландыш Нигъмәтҗанова «Барс Медиа»га кире кайткан?
социаль челтәрләр

Соңгы арада Татарстанның атказанган артисты Ландыш Нигъмәтҗанова «Барс Медиа» компаниясенә керүче «Татар радиосы» һәм «ТМТВ» телеканалларының социаль челтәрдәге сәхифәләрендә еш күренә башлады. Җырчы, үз вакытында, «Барс Медиа» конфликтларында төп фигураларның берсе булган иде. Әллә инде барысы да тынычланып, җитәкчелек һәм коллектив составы үзгәреп беткәч, җырчы компания белән янәдән хезмәттәшлек итә башлаганмы? Бу хакта Ландыш Нигъмәтҗанованың үзеннән сорадык. Ул исә соравыбызга «әйе» дип тә, «юк» дип тә җавап бирмәде.

«Мин бөтен кеше белән дә эшлим. Бөтен телеканаллар, радиолар белән эшләргә тырышам, әгәр кирәк дип санаган очракта. Каядыр – монда, каядыр тегендә күбрәк әйләнәсең. Төрлечә була», – диде ул.

ТМТВ телеканалы сәхифәсендәге соңгы видеода Ландыш Нигъмәтҗанова «18 яшеңдә үзеңә нинди киңәш бирер идең?» дигән сорауга җавап биргән.

«Киңәш бирмәс идем. Минем, гомумән, беркемгә дә киңәш биргәнем юк. Ничек бар, бүгенге көн белән яшим. Хаталар булса да, кеше хаталарында өйрәнә. Шуңа күрә ничек язган, тормышны шулай үтәргә кирәк», – дигән җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100