Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ландыш Нигъмәтҗанова әнисенең авыр вакыты булуын әйтте: «Тырышырга, түзәргә кирәк...»

news_top_970_100
Ландыш Нигъмәтҗанова әнисенең авыр вакыты булуын әйтте: «Тырышырга, түзәргә кирәк...»
социаль челтәрләр

Ландыш Нигъмәтҗанова, әнисен туган көне белән котлаган вакытта, иң якын кешесенең хәзер тормышында авыр чор булуы турында әйткән.

Бүген безнең әниебезнең туган көне. Чын күңелдән котлыйбыз сине, әни! Иң мөһиме – исәнлек-саулык сиңа! Сәламәтлек! Озын гомер, тынычлык!

Хәзер тормышыңда авыр вакыт булса да, тырышырга, түзәргә кирәк… Аллаһ теләсә, барысы да әйбәт булыр. Без синең белән! Яратабыз, – дип язган җырчы үзенең сәхифәсендә.

Җырчының теләкләренә язылучылары да кушылган. «Туган көне белән Фирдәвес апаны. Озын гомерле булып, балалары, оныкларының рәхәтен күреп яшәргә насыйп булсын. Барлык сынаулар артта калып, алда бары тик шатлык-куанычлар гына көтсен», «Бәхетле яшәргә язсын, корычтай нык сәламәтлек телибез», – дип комментарийлар калдыра алар.

«Интертат» Ландыш Нигъмәтҗановага әнисе белән ни булуын белергә теләп шалтыраткан иде. Җырчы әнисенең авырып торуын, соңгы вакытта сәламәтлеге борчуын әйтте.

Фирдәвес ханымның тизрәк сихәтләнүен телибез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100