Ландыш Әбүдарова: «Язучылар берлегенә кергәч, язуымны ташламасам ярый инде»
Нинди ул бүгенге татар әдәбияты? Аны ничек тасвирларга мөмкин? Катымы, йомшакмы? Җылымы, салкынмы? Тизме, әкренме? Зурмы, кечеме? Монысы, әлбәттә, бераз шаярту. Һәр шаяртуда дөреслек микъдары бар, диләр. Үзе дә язучы, «Казан утлары» журналының җаваплы сәркатибе Ландыш Әбүдарова белән шул хакта сөйләшә башладык та, әллә нинди темаларга кереп киттек.
Ландыш Әбүдарова исеме әдәбиятта ныклап урнашса да, аның турында белүчеләр күп димәс идем. Сез – бик тыйнак язучы.
Мин – кечкенәдән сәхнәдә, сәхнә артында үскән бала. Минем әни клуб мөдире булып эшләде һәм «сәхнә» чорымны, күрәсең, мин балалык вакытында уздырганмын. Өлкәнәюгә таба барган саен мин үз дөньямда бикләнеп яшәргә яратам, өйрәнәм. Тыйнаклык дип әйтмәс идем мин аны, ул – күбрәк үз дөньяңда яшәү. Кирәк вакытта чыгып торабыз бит әле (көлә).
Сез бүген – 2 китап авторы. «Мандариннар» һәм «Октябрь һәм бәләкәй тылсымчы». Сезнең биләгән вазифагыз да («Казан утлары» журналында җаваплы сәркатип – авт.) язып, басылып тора торган.
Быел 6 нчы ел «Казан утлары» журналында җаваплы сәркатип булып эшлим, ягъни журнал редакциясенә килгән һәрбер әсәр иң элек минем кулга килеп керә, аннары соң башка бүлекләргә тарала. «Шигърият», «Чәчмә әсәрләр», «Публицистика», «Әдәби тәнкыйть» бүлекләренә. Мин аларның барысы белән дә танышып, «Казан утлары»нда чыгару өчен, һәркайсының урынын, вакытын билгеләргә тиеш.
Безнең әдәбият нинди хәлдә? Журналга килгән әсәрләрдән чыгып, нинди нәтиҗә ясарга мөмкин?
Равил Фәйзуллин: «Әгәр дә татар кешесе 6 ел дәвамында «Казан утлары»н укып бара икән, ул татар әдәбиятын менә дигән итеп белә», – дигән иде бервакыт. Чынлап та, «Казан утлары» – әдәбиятыбызның бүгенге хәлен, йөзен билгели торган журнал. Без аның шундый җитди, академик басма икәнен бик яхшы аңлыйбыз. «Казан утлары»на килгән һәр әсәргә без бик җитди, җаваплы итеп карыйбыз. Ә килгән әсәрләр чынлап та күп. Безнең халык укырга гына түгел, язарга да ярата. Шигырьләр дә, чәчмә әсәрләр дә күп килә. Әсәрләрнең күпләп язылуы – безнең өчен, татар әдәбияты өчен зур шатлык.
Мин кайчан да булса сан сыйфатка әвереләчәгенә ышанам. Мәктәп укучыларыннан башлап, әдәби әсәрләр күбрәк булсын өчен, төрле конкурслар, бәйгеләр уйлап чыгарабыз, оештырабыз. Елына «Казан утлары» 12 сан чыга, 192 бит. Анда 3 автор-шагыйрь, 3-4 авторның чәчмә әсәрләре басыла. Калганнары – публицистика, әдәби тәнкыйть, тарих мәкаләләре. Ай саен 8 яңа авторның әсәрләре дөнья күреп бара. Бу бит – татар әдәбияты өчен бик зур байлык! Ул бит елына 100гә якын килеп чыга. Бер роман берничә санда басылырга мөмкин. Күләмле әсәр керә икән, шатланырга гына кирәк. Әсәрнең сыйфатына килгәндә, татар дөньясында вакыйга булырдай 1-2 роман, 2-3 повесть, аннан да күбрәк хикәяләр була. Әгәр дә бүген «татар әдәбиятында укырлык әйберләр, элеккеге сыман классик әсәрләр язучылар юк инде» дип әйтәләр икән, мин ул укучылар белән килешмәс идем. Чөнки аны, беренчедән, вакыт билгели. Икенчедән, без бит хәзер әсәрләрне электрон вариантта да куеп барабыз, без шунда ук аны күпме кеше укыганын күрәбез. Әйбәт әсәрне шуннан да белеп була.
Башка милли телләрдә чыгып килә торган әдәби журналларның киләчәк өчен шөбһәләнүләрен беләм. Бу уңайдан сездә татар әдәбиятының киләчәге өчен шомлану, курку бармы?
Бездә дә бар, без дә бит шушы җирдә яшибез. Тел мәсьәләсе белән проблемаларны күрми кала алмыйбыз. 10-20 елдан соң бүген язган кадәр язарлар микән, дигән курку бар. Шуның өчен без яшь авторларны җәлеп итәргә тырышабыз. Ул юнәлештә комплекслы эш бара. «Яңа исем» иҗат лабораториясе эшли. «Ятып калганчы, атып кал», – диләр бит. Без әлегә, зур ышаныч белән, анда катнашучылар әдәбиятның йөзен билгеләр, дип әйтә алмыйбыз. Ләкин без нидер эшләргә тиеш. «Яңа исем» 3 нче сезонын башлады. Быел 4 остаз эшли. Яшь язучыларны шулар янына туплыйбыз, төрле формаларда әдәбият тарихын өйрәнәбез. Икенчедән, әдәбият теориясен бирәбез, өченчедән, үз иҗатларын популярлаштырабыз. Аларга иҗат иткәндә үз киңәшләребезне, дәресләр бирәбез. Әлбәттә, бөтенләй язарга теләмәгән кешене кулыннан тотып яздырып булмый. Аның өчен язып биреп тә булмый. Мондый вакытта мин болай дим: «Кешене талантлы булырга өйрәтә алмыйбыз, ә талантны кулланырга өйрәтеп була». Бу – безнең бурыч.

Андый талантлы яшьләребез күпме?
«Яңа исем» лабораториясендә катнашырга теләүчеләр 40лап язылды. Алар арасында активлары, пассивлары бар. Алар башта 1-2 ел без өйрәткәнне күзәтеп кенә йөриләр. Әдәбият дөньясына кереп китү этабы булып ала. Ә аннан соң активрак иҗат итә башлыйлар. Аннан соң шундый тенденция дә бар, бөтен кеше дә яшь вакыттан яза башламый. Тормыш тәҗрибәсе туплагач әдәбиятка килүчеләр бар. Алар хәзер бу белемнәрне алып калалар һәм, күпмедер әдәбияттан читләшеп торганнан соң, яңадан кайтырга мөмкиннәр. Бу – алар өчен әзер инвестиция дип өметләнәбез. Араларында талантлылар бар. Әсәрләрен «Мәдәни җомга»да, «Казан утлары»нда чыгарып барабыз. Ел саен альманахлар чыгарабыз. Алар безнең киңәшләрне тотып язган әсәрләрен конкурсларга бирәләр. Андый конкурслар да күп бит. Катнашам дигән кеше өчен, татар дөньясында әдәби конкурслар, премияләр җитәрлек. Әдәби процессны оештыру эше шактый киң җәелдерелгән. Зарланырлык түгел, һәрхәлдә.
«Язучы буларак, конкурсларда катнашмаска тырышам»
Ә үзегез әдәби конкурсларга нинди мөнәсәбәттә?
Бер генә яклы түгел минем фикерем бу мәсьәләдә. Мин, язучы буларак, конкурсларда катнашмаска тырышам, чөнки тематика ягыннан чикләр кысаларда тота. Ә икенче яктан, конкурсларда дедлайн куялар, син билгеле бер вакытка әсәреңне язып бетерергә тиеш. Әгәр дә уеңда нинди дә әсәр язу теләге йөри, конкурста катнашып җиңәсең килә икән, шушы әсәрне утырып язасың. Ә конкурс булмаса, син әле аңа тотына алмыйча йөрер идең. Ул яктан файдасы бар. Конкурска биргәннән соң, әсәрне соңыннан да эшләп бетерергә була. Җиңү үзеңә зур ышаныч бирә. Үз талантыңны бәяләргә кыюлыгың җитми йөрергә мөмкинсең.
Сезнең катнашмау ни белән бәйле?
Беренчедән, мин ул конкурсларның күбесен оештыручы буларак барам. Катнашсам, бик дөрес булмас иде. Икенчедән, мин, мәсәлән, Исхакыйның, Габдулла Тукайның конкурста катнашканын күз алдына китерә алмыйм. Әлбәттә, мин үземне алар кебек димим. Минем өчен иҗат ул – күпкә сакраль әйбер. Бәяләү критерийлары мине һәрвакытта да канәгатьләндерми. Бераз гына миндә шундый тискәрелек бар, әгәр кемдер мине бәяли икән, миндә протест уяна, чөнки мин әсәрне кемдер бәяләр өчен язмыйм, укучы укыр өчен язам, дигән кирелектер дә инде ул, бәлки. Холык сыйфатым.
Ә бит бүген күпләр, үзебез өчен язабыз, диләр. Бу – әдәбият өчен куркынычмы?
Бу – үз-үзеңә ышанмаганлыкның, тыйнаклыкның бер чагылышы. Минем берничә дустым – беренче тәнкыйтьчеләрем бар. Мин язганда аларны күз уңында тотып язам һәм, язып бетерүгә, аларга җибәрәм, тиз арада кайтаваз көтәм. Анысы да минем холык сыйфатым. Үзебез өчен язабыз, дигәндә, куркыныч күрмим.
Заманында безнең буын өчен «Идел»дә, башка матбугат чарасында әсәреңне бастыру – зур сөенеч, дәрәҗә иде. Бастыруларын теләп тора идең. Бүгенге яшьләрдә андый омтылыш юк кебек.
Ул теләкне социаль челтәрләр канәгатьләндерәдер, күрәсең. Үзем өчен язам, диючеләр дә, язып бетергәч, тизрәк социаль челтәргә элә бит. «Үзем өчен генә» булмаган булып чыга бит инде ул. Социаль челтәрдә ниндидер кайтаваз килә икән, димәк, ул аларның эчке ихтыяҗын канәгатьләндерә дигән сүз. Ә республика матбугатында басылып чыккан әсәр – ул бөтенләй башка инде. Анда аудитория киң, төрле кеше укый, һәм бәя объективрак була. Ә социаль челтәрдәге дуслар сиңа һәрвакытта да хәерхаһлырак. Синең әсәреңә объектив булмаган бәя дә бирергә мөмкиннәр.
«Яңа исем» лабораториясендә минем шәкертләрем: «Әзер түгел, аны эшләп бетерәсе бар», – диләр. Ә мин әйтәм: «Сез классикларның матбугатта басылган беренче әсәрләрен укып карагыз. Алар үзләренең классик сайланма җыентыкларына кергән сыман камил әсәр язганнармы? Менә сез дә басыла торыгыз әле. Әсәр каршыңда торганда – син автор, ә матбугатта басылып чыккач – син үз әсәреңнең укучысына әвереләсең һәм бөтен кимчелекләрен күрәсең». Яңа автор күрүгә, укучы да хәерхаһлы. Ул да әле сине каты тәнкыйть белән укымый, сөенеп каршы ала. Шуңа күрә әсәрне бастырудан куркырга кирәкми.
Әсәрнең журнал варианты китапка кергәндә никадәр зур үзгәреш кичерә?
Журнал варианты ул кыскартылган булырга мөмкин. Кайбер бүлекләр төшеп кала, чөнки һәрвакыт «Редакция фикере белән автор фикере туры килмәскә мөмкин» дигән искәрмә бирелә. Журнал – ул матбугат чарасы, шуңа аның үзенең таләпләре, шартлары бар. Зур романнарны 4 санга бүлеп бирсәң, әсәр ничек кенә әйбәт булмасын, укучы туя. Шуңа күрә без кыскартырга, кайбер линияләрне алырга мәҗбүр булабыз. Әсәр бит укучыны тотарга тиеш.
Журналда басылган соңгы «шедеврлардан» кайсы әсәрне аерым билгеләп үтәр идегез?
– Быел мин шундый рухланып, рәхәтләнеп, Луиза Янсуарның «Минем чәчем җиде толым» дигән уйдырма-биографик романын бастырганга бик сөендем. Һәм ул безнең әдәбиятта нон-фикшн жанрының яңача бер формасы, яңа сулыш булып килеп керде. Ул бит әле беренче генә китап. Автор икенче китабын язу эшен дәвам итә. Без аны көтәбез.
«Дөнья әдәбиятына чыгарырлык образларыбыз бар»
Бүгенге татар әдәбиятын ничек сыйфатларга мөмкин? Аның төп тенденцияләре нинди?
Әгәр татар әдәбиятының чәчмә жанрлары турында фикер йөртәбез икән, ул Гаяз Исхакый, Фатих Әмирхан, Гадел Кутуй, Галимҗан Ибраһимов, Мөхәммәт Мәһдиев, Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗев, Миргазиян Юныс, Нурихан Фәттах һәм башка бик күп классикларыбызның проза традицияләрен бүген дә дәвам итә торган әдәбият. Ул шушы традицияләрне үстерә, милли яшәеш фәлсәфәсен дәвам иттерә.
Ә безнең милли яшәеш фәлсәфәсенең төп сыйфаты – чисталык, пакьлек, сафлык. Кеше рухының чисталыгы, гамәлләренең, фикерләренең, уй-ниятләренең, сүзенең чисталыгы. Ул – безнең ислам диненнән генә түгел, төрки дөньядан да килә торган нәрсә. Ул камил инсан фәлсәфәсеннән килә. Әле шушы традицияләр төрле модификацияләрдә, төрле вариантларда, образларның төрлечә ачылышында бүген дә дәвам итә. Бигрәк тә хатын-кыз образларының бирелеше. Аерым бер докторлык диссертациясе темасына торырлык һәм дөнья әдәбиятына чыгарырлык образларыбыз бар бит безнең.
Мәсәлән?
Акъәби архетибы. Акъәбинең, мифологема буларак, дөнья әдәбиятында үзен күрсәтерлек мөмкинлеге, потенциалы бар. Акъәби генә түгел бит ул – ак кыздан башлап ак хатын-кызга кадәр. Дөньяда үзенең булмышы, гамәлләре белән яшәүне раслап яши торган, гармонияне, бәхетне гәүдәләндерә торган хатын-кыз образлары бар безнең. Нинди генә шартларда да үзе белгәнчә бәхетле итеп, табигать белән гармониядә яши торган хатын-кыз образларын дөнья күләмендә күрсәтә алабыз.
Акъәби – ул безнең үткәндә калган образ. Тик без аңа һәрдаим мөрәҗәгать итәбез. Ә безнең көннәр әдәбиятында заманча хатын-кыз образы тудырылганмы?
Әдәбиятта һәрвакытта да архетипны стереотипка әйләндерү куркынычы бар. Архетип – ул чикләнмәгән, ә стереотип – нык чикләнгән, кысаларга утыртылган образ була. Бездә, татар әдәбиятында стереотипларны җимерү кыенрак. Бер стереотипны җимереп, яңа образ тудырасың икән, тәнкыйтьне көт тә тор. Ләкин ул бит – үзен үзе камилләштерүгә таба бара торган образ. Без аны күктән алып язмыйбыз. Яңа образлар тудырганда, элеккегеләренең иңнәренә басып торабыз. Шушы иңнәрдән этәрелеп китәбез. Шуңа күрә Акъәби, бер караганда, искергән кебек тоелса да, ул безгә әйләнә дә кайта, әйләнә дә кайта. Мин аны аңлы рәвештә эшләмим, ләкин кайчакта үз әсәрләремә яңадан кайтып, фәнни күзлектән караганда: «Карале, мин бит Исхакыйның «Остазбикә»дәге Сәгадәт образы яки булмаса Әмирхан Еникинең бу әсәре белән белән диалогка кергәнмен икән; Фатих Әмирханның Хәяте белән ниндидер параллельләр үткәргәнмен икән», – дигән ачышлар ясап утырам.
Ләкин бу – язганда түгел, ә язылып беткәннән соң гынадыр?
Язылып бетеп, берничә ел узганнан соң. Яңадан укып караганнан соң гына.
«Ир-ат прозасы барыбер әйдәп барырга тиештер»
Бүген әдәбиятның йөзен кем билгели?
Бүген прозаиклардан Айгөл Әхмәтгалиева, Равилә Шәйдуллина-Морат актив иҗат итәләр. Зөлфәт Хәким ел саен, 2 елга бер романнар биреп тора. Марат Кәбиров һәрвакытта да замана белән бергә атлый. Луиза Янсуар, үзем тырышам инде. Нәбирә Гыйматдинова ел саен яңа әсәре белән «Казан утлары»нда басылып, күренеп тора. 1960-1980 елларда бер үк авторлар ярышып язганнар бит, бездә дә ел саен чыгып баручы авторларыбыз бар.
Барыбер хатын-кызлар күбрәк.
Синең шулай дип әйттерәсең килә инде (көлә).
Яшерен-батырын түгел бит. Хатын-кыз прозасы ир-атларныкыннан ни белән аерыла? Моны авторын куймыйча да белеп буламы?
Минем бу турыда тукталып уйланганым юк. Ләкин хатын-кыз прозасында тел хасиятләре икенче төрлерәк була. Алар җылырак итеп тасвирларга ярата. Әсәргә җылылыкны күбрәк, мулдан бирергә ярата. Алар тема сайлаганда да күбрәк йорт, мөнәсәбәтләр тирәсендә йөриләр. Психологизм тирәнрәк, нечкәрәк була. Ир-атлар прозасында – ир-атларча инде. Аларда коллизияләр, драматургия, каршылыклар кискенрәк һәм ул шулай булырга тиеш тә.
Әле Факил Сафинның «Яу» дигән ретроспектив романын бастырдык. Ул кызыклы гына яугир образын бирде. Хатын-кыз бу образны ничек итеп бирә алыр иде микән, дип укыдым. Шул ук вакытта үземнең «Кара каплан» хикәясе искә төште. Анда да көрәшче образының дәвамчанлыгы схемасы бирелгән иде. Бер караганда, ул да шундый ук схеманы кулланган. Мин күбрәк аның психологиясенә басым ясаган идем, ә Факил абыйда – яугирнең техник ягына, механик сыйфатларына игътибар зуррак. Һәм анда детальләр икенче төрле ачыла. Шул яктан хатын-кызлар белән ир-атлар арасында аерма бар.
Ә ир-ат прозасы ул, барыбер, әйдәп барырга тиештер дип уйлыйм. Ни өчен дигәндә, алар җәмгыятьнең моделен сәяси, социаль, мәдәни планда күбрәк ача алалар. Аларның сүзе үтемлерәк, кистеребрәк әйтелгән булырга тиеш. Мәсәлән, тарихи романнар язучылардан Флүс Латыйфи, Фирдүс Гыймалтдинов, Нурихан Фәттах, Мөсәгыйть Хәбибуллин ил белән идарә итә торган кешеләрнең образларын тудырдылар. Моны эшләгәндә, алар үз вакытында, дөнья, төрки дөнья моделе, милли яшәеш фәлсәфәсе менә мондый булырга тиеш, менә мондый була ала, дип күрсәтә алдылар. Бу – шулай ук халыкка яшәү өчен директива. Ә хатын-кыз, киресенчә, үзара мөнәсәбәтләрнең директивасын бирә. Социаль проблемаларны гына түгел. Шул яктан алар бер-берсен тулыландырып торалар. Әмма хатын-кыз прозасы басып китә, дигән курку да юк түгел. Мин белмим, ир-атлар ни өчен аз яза.
Язучы дигән профессия беткәнгә күрәдер, мөгаен. Ир-атлар язучылыктан кала башка эштә эшләргә мәҗбүр, гаиләне алып барырга кирәк.
Саный китсәң, факторлары күптер инде. Ләкин теләгән кеше яза инде ул. Без дә бит гаиләгә тиешле вакытны урлап язабыз.
Бүгенге язучылар җәмгыятькә, иҗтимагый фикергә ни дәрәҗәдә йогынты ясарга сәләтле?
Гомумән, дөньяны үзгәртергә сәләтле, дигән фикердә мин.
Хәтта?
Хәтта! Язучылар үзгәртми, кем үзгәртсен инде аны?! Без үзебезгә шундый йөкләмә алмый торып, әйбәт әсәрләр тудыра алмаячакбыз. Ул бит җаваплылык. Ә шул ук вакытта җаваплылыктан качу нәрсәгә китерә инде? Бервакытта да аның ахыры яхшы тәмамланмый. Язучы дөньяны ничек итеп үзгәртә ала? Үзгәртә алган бит инде ул. Мәсәлән, Кол Гали. Аның янында меңнәрчә язучы, иҗатчы булган. Шуңа күрә саннан сыйфатка әйләнеп, Кол Галидан камил әсәр калган. Казан ханлыгы алынганнан соң, татар дөньясында ниндидер бер бикләнгәнлек, йомылып яшәү чоры булып ала. Шуннан соң Мәүлә Колый килеп чыга. Утыз-Имәнидән, Габделҗаббар Кандалыйдан ниндидер бер уяну башлана. Алар дөньяны үзгәртергә кирәклеген аңлыйлар. Шуннан Каюм Насыйри килеп чыга. Алар булмаса, ни буласын күз алдына да китерә алмыйбыз. Ә аларның йогынтысын әйтеп була. Дөньяны үзгәртүчеләр бит инде алар.
Ә Тукай, Исхакый ничек үзгәрткән! Фатих Әмирхан әдәбиятка романтик рух алып кереп, дөньяның яңа моделен күрсәткән. Исхакый тәнкыйди реализмны алып керә. «Кәҗүл читек»не генә язып бирә ул шушы халыкка. «Әйдәгез, алдыйк балаларны, нәрсәгә китерер икән бу?» – ди. Безнең ялганның нияте изге, ләкин без баланы барыбер алдыйбыз. Без аны хәйләләдек.
Ул бит инде махсус эшләнгән эш түгел, яхшы нияттән. Кәҗүл читек алырга башка мөмкинлек булмаган. Ә нишлисең?
Әйтергә кирәк иде. Нишләп аны көлкегә калдырырлык эш эшләделәр? Шул көнне елар иде дә, күнеп, китәр иде мәчеткә. Юк, аның күңелен күрәбез дип, алдадылар, хәйләләделәр. Тәнкыйть мәсьәләсендә Гаяз Исхакый ул Уильям Теккерей белән Чарльз Диккенстан ким түгел. Ул аны шундый сатира, юмор белән бирә. Теккерей да «Оливер Твист»ларны юмор, тәнкыйть аша яза. Белмим, Исхакый аларны укыгандырмы, юкмы, әмма мин чагыштырып карыйм да, күзем маңгаема менә. Ничек үзгәртмәсен инде ул дөньяны?! Ул татар дөньясын, гомумән, әйләндереп куя.
Ләкин ул вакытта үзе бер дә бу хакта уйламагандыр. Без аңа шундый бәя бирәбез.
Ләкин ул бит үзенең шушы милләткә кирәк икәнен белеп яшәгән. Үзенең «200 елдан соң инкыйраз» антиутопиясендә ул безнең исхотологик мифны күрсәтеп бирә. «Бүген кисәтеп куймасам, бу халыкка шундый киләчәк яный», – дип уйламаса, язып та тормас иде. Ул үзенең бу милләткә кирәкле кеше икәнен бик яхшы аңлагандыр, дип саныйм. Югыйсә, аның кадәр энергияне, көчне, рухны каян алыр иде ул?
«Берлеккә керү 10 еллап дәвам итте»
Сезне бер вакыйга белән котлап китмичә булмый. Күптән түгел генә Язучылар берлегенә кабул ителдегез. Бер карасаң, берничә китап чыгарган, әдәби журналда эшләүче кешенең күптән түгел генә Язучылар берлегенә кабул ителүе – башка сыймаслык хәл.
Кызык килеп чыкты ул. Минем укытучым Гөлфия Гайнуллина да: «Менә мин студентларга сөйләгәндә: «Ландыш Әбүдарова 45 яшендә...» дип әйтермен дә, алар миннән «нинди дә булса зур уңышларга ирешкән» дигәнне көтәрләр. Ә мин: «Язучылар берлеге әгъзасы булды», – дип әйтермен ди (көлә).
Берлеккә керү 10 еллап дәвам итте. Рафис Корбан вакытында ук минем иҗатны тикшереп, союзга алу турында карар кабул ителгән иде. Аннан соң Данил Салихов вакытында тагын бер секция утырышында иҗатымны тикшереп, шундый ук карар кабул иттеләр. Аннары берлек рәисе итеп Ркаил абый сайланды. Ул мине беренче итеп алыр инде, дип уйлаган идем, алай килеп чыкмады. Менә бу форматта иң соңгыларының берсе булып алындым.
Яңа статуста яңа әсәрләр көтеп калабыз! Ә сезнең язучы буларак формалашу ничек барды?
Союзга кергәч, язуымны ташламасам ярый инде, дип куркып йөрдем (көлә). Һәр язган әсәрдән соң, мин тагын яза алырмынмы икән, дигән шик тә туа. Ләкин вакытлар уза, минем тагын ниндидер әсәр язасы килә башлый. Мин үз-үземне кая куярга белмичә, урын таба алмыйча йөри башлыйм. Әле нәрсә турында язасымны да белмим, ләкин миндә ниндидер кайнау барлыкка килә. Шуннан соң яза башлыйм, бушанып калам, һәм миңа рәхәт була.
Язучы буларак формалашуга килгәндә, бу хәл студент чакта гына булгандыр – «язучы» дигән дөньяга, иҗатка якын килә башлаганмындыр, чөнки аңа кадәр «ничек инде гади кеше иҗат белән шөгыльләнә алсын» дигән уй яши иде. Минем татар теле укытучысы Флидә апа татар әдәбиятын 11 нче сыйныфларда роман-роман укытты. Беренчедән, мин – ялкаурак кеше. Үземне андый калын-калын романнар яза алам дип уйламый идем. Ә инде университетта без татар факультетының иң көчле вакытында укыдык. Безне укыткан мөгаллимнәр, галимнәр безгә нык ышана иде. Алар безгә татарның бүген үк формалашкан зыялысы итеп карый иде. Бу – безгә мин язучы да була алам, бу милләткә ниндидер сүз дә әйтә алам, дигән ышанычны биргәндер. Студент чакта «Иделем акчарлагы»нда катнашып карау да йогынты ясагандыр. Яшьләргә мондый конкурсның файдасы шунда, ул ышаныч бирә.
Язучы булу өчен нишләргә кирәк, дигәндә, бер әңгәмәгездә: «Укырга кирәк!» – дисез. Бүгенге язучылар чынлап та укыймы? Аларның журнал редакциясенә алып килгән кулъязмалары ни турында сөйли?
Үземнән чыгып әйтәм, мин укырга тырышам. Дөнья, рус әдәбияты белән мөмкин кадәр танышып барам. Әдәбият кына түгел, гомумән, нон-фикшн, дөньяда нинди фәлсәфи агымнар бар икәне белән дә. Берара мин бик каты фәлсәфә белән кызыксынып алдым. Хәзер дә фәлсәфәне яратам, андый китаплар килеп чыкканда, яратып укыйм. Башкаларга килгәндә, язган әсәрендә кеше үзе күренә.
Димәк, аның укыганлыгы-укымаганлыгы чагыла?
Күренә, проекция бар. Кайбер чакта чынлап та, мондый әйберне 1960 елларда язалар иде, бәлки, яңарак әсәрләр укыса, яңарак алымнарны күрсә, бу язучы материалны икенче төрлерәк бирә алыр иде, дигән теләк туа. 1960-1980 елларда калган, шул әдәбиятны гына укыган икәнлеге таныла. Авторларның әсәрләреннән аның эчке дөньясы, проекциясе күренеп тора, сизелә. Аны укучы да сизә.

«Татар кешесенә татар әдәбиятын укырга кирәк»
Язучы булырга теләгән кешегә иң беренче чиратта кайсы авторларны укырга тәкъдим итәр идең?
Гомумән, татар кешесенә татар әдәбиятын укырга кирәк. Кемнән башларга? Әлбәттә, Гаяз Исхакый, Галимҗан Ибраһимов хикәяләреннән. Фатих Әмирханны уку мәҗбүри. Безнең прозада Гаяз Исхакый кадәр төрле образлар биргән язучы әле бүген дә юктыр дип уйлыйм. Әгәр аның образларын рәсемгә төшерсәң, тулы бер галерея барлыкка килер иде. Әмирхан Еники, Гадел Кутуй, Мөхәммәт Мәһдиевне берничек тә укымыйча калдырырга ярамый. Шулай ук Аяз Гыйләҗевне, аннан соң Габделхәй Сабитов хикәяләрен укырга тәкъдим итәр идем. Марат Кәбировның бигрәк тә башлангыч чор иҗатын. Зөлфәт Хәким, Нәбирә Гыйматдинованы.
Дөнья әдәбиятыннан – мин үзем яратып укыганы Габриэль Гарсиа Маркес. Америка әдәбиятыннан Фолкнер, шулай ук Ирвинг. Европа әдәбиятыннан Дж. Лондонны, Теккерей белән Диккенсны укымыйча булмый. Голсуорси минем өчен яңа дөнья ачкан автор булган иде. Аннары мин берзаман япон әдәбиятыннан Муракамины, кытай әдәбиятыннан Мояньны бик яратып укыдым. Моянь, Гарсиа Маркес, Фолкнер – минем өчен бер рәттә тора торган гаҗәеп авторлар.
Рус әдәбиятыннан. Безгә мәктәптә Пушкин белән Тукайны укытып газап чиктерәләр бит инде, ә аны яңадан укырга кирәк. Гогольны, Горькийны, Толстойны яңадан, тәнкыйть күзлегеннән укырга кирәк. Мәсәлән, патша Россиясендә яши торган Пушкин ни өчен әле Наполеонга соклану белдерә? Гаҗәп бит. Чөнки Наполеон – моңа кадәр гасырлар дәвамында яшәп килгән иҗтимагый төзелешне җимергән беренче шәхес. Корсикадагы гап-гади адвокат улы император була. Ә моңа кадәр патша – ул династия белән нәселдән килә торган әйбер иде. Һәм аның менә шушы ихтыяры Пушкинны бик нык сокландырган. Классиканы яңадан укысаң, менә шундый ачышлар ясарга мөмкин. Гомумән, классика белән танышып барырга кирәк.
Ландыш Әбүдарованың бүген яраткан жанры?
Хикәя.
Роман язарга көч яки вакыт җитмиме?
Роман язарга тәҗрибәм җитми. Хикәяне җиңел жанр димәс идем. Төзек структурага утыртылган хикәя ул шигырь кебек яңгырый. Анда вакыйгага гына түгел, хис күчешенә аеруча игътибар итәргә кирәк. Хикәяне уйлап йөргәндә роман язарлык вакыт үтәдер. Кемдер ул вакыт эчендә роман язып куярга мөмкин, ә син бер хикәя язасың, ләкин озак материал туплагач. Утырдың да яздың түгел, ниндидер импульс белән генә килеп чыкмый. Ул – минем өчен бер «вызов», шуңа күрә яраткан жанрым.
«Ярату белән яшәргә өйрәтергә кирәк»
Сез татар әдәбиятына үзенчәлекле темалар белән килеп кердегез. Мәсәлән, «Пимадур» хикәясен генә алыйк. Бу темага мөрәҗәгать иткән авторларыбыз сирәк. 2019 елда иҗат ителгән хикәя ничек туды?
Ул вакытта мин декрет ялыннан эшкә чыккан идем. Һәм минем балалар үсеп килә. Аларны ничек итеп шушы минут саен үзгәреп тора торган дөньяда кеше итеп тәрбияләргә? Миндә бер төрле ышаныч барлыкка килде: аларны яратырга өйрәтергә кирәк! Дөньяда ярата белеп яшәсәләр һәм курку хисеннән азат булсалар, алар бу дөньяны ничек тә кабул итәрләр һәм бәхетле булып яши алырлар, дигән ышану барлыкка килде. Ә куркуның антиподы – ярату. Шуннан мин балачагыма кайттым. Хикәядәге Зиләнең прототибы бар, без – сыйныфташлар. Ул чыннан да помидорны «пимадур» дип әйтә иде. Бу – минем тормыштан алынган вакыйга.
Ул кыз бит юләр түгел, гәрчә сыйныфташлары аны шулай дип үртәсәләр дә.
Ул дислексия белән авырый, гомумән, юләр түгел. Аңа үз вакытында күпмедер дәрәҗәдә өлкәннәрдән сабырлык кына кирәк булган. Ул – дөньяны үзенчә кабул итә торган бала.
Бүген дә коррекцион мәктәпләр бар. Мондый балаларны, җайлашсыннар дип, гади мәктәптә генә укытуны яклаучылар бар. Алар анда ни күрә, һәм мөнәсәбәт ничек була? Мондый балалар белән ничек дөрес эшләргә һәм яшәргә?
Аларны түгел, үзебезне үзгәртергә һәм стереотиплардан арынырга кирәк. Ярату белән яшәргә өйрәтергә кирәк безгә.
Димәк, Ландыш Әбүдарованың иҗаты, язган хикәяләре – ярату турында, дигән нәтиҗә чыгара алабызмы?
Ярату, гармониягә омтылып яшәү һәм яшәүне раслау турында, дип әйтәсе килә. Язучы дөньяны үзгәртә аламы, дигәндә, әгәр без күбрәк ярату, игелек турында язабыз икән, бер генә кеше үзгәрсә дә, ул бит яхшы якка үзгәрә, игелек җиңде, дигән сүз. Менә «Йола» хикәясендә дә шуңа ишарә бар. Ул шактый традицион әсәр булып чыкты.
Ландыш, бүген үз укучыгызны ничек тасвирлар идегез? Аның портреты бармы? Язганда, аны еш күз алдында тотасызмы?
Мин укучым белән һәрвакыт диалогта. Мин аның белән рәхәтләнеп сөйләшәм. Мин, гомумән, аз сөйләшә торган кеше. Бик сирәк кенә ачылып китәм. Кайчагында мине эре дип тә уйларга мөмкиннәр, чөнки мин – тик торганнан гына ачылып китә белми торганрак кеше. Бу яктан, социаль күнекмәләрем азрактырмы инде? Мин укучым белән бөтен нәрсә турында рәхәтләнеп сөйләшә алам. Әгәр ачкыч тапсаң, һәркем белән шулай сөйләшеп була. Ләкин минем яктан да, ул кеше ягыннан да дивар булмау шарт.

«Татар әдәбиятында милли миф дигән тема өйрәнелсен, дәвам итсен иде»
Алга таба Ландыш Әбүдарова кайсы яклап үсәргә тели? Бәлки, яңа жанр үзләштереп ятадыр, яңа китабы чыгарга торадыр?
Минем быел Татарстан китап нәшриятында «Умарта» дигән яңа китабым чыгарга тора. 7 ел элек беренче китабым – «Мандариннар» чыккан иде. Хәзер инде монысы, үземчә, өлгергәнрәк язучы китабы булмасмы дигән өметем бар. Укучылар ничек кабул итәр. Андый курку башка язучыларда бардырмы, юктырмы – белмим, әмма миндә ул бик көчле. Мин инде дулкынланып, каушап көтеп торам аны. Ә болай мин зуррак әсәргә тотындым, әле ул минем бушаганны, фикерләр туплаганны көтебрәк тора. Мине соңгы вакытта нәсел мәсьәләләре, нәсел мөнәсәбәтләре, тамырлар, кемнең кем булуы кызыксындыра. Һәм үткәннең киләчәкне ничек билгеләве. Киләчәкнең үткәнне ничек билгеләве.
Әле соңгы вакытта менә шундый бер ачыш ясаганнар. Нобель премиясе алганнар иде бит әле «Квантовая запутанность» дигән ачыш нәтиҗәсендә, хәзер шуны тагын да үстергәннәр: квант кисәкчәләре өчен вакыт төшенчәсе юк икән. Шуңа күрә киләчәк хәтта үткәнне үзгәртә ала, дигән гипотеза бар. Моны инде алар раслаганнар да. Фәрит Имамов еш кына шундый фантастик әсәрләр яза: аның геройлары киләчәккә сәяхәт итә, үткәннәргә кайтып йөри, киләчәк белән үткәннәр катыша. Фантаст язучылар юкка гына бу әйбер белән кызыксынмаганнар. Менә, фәндә үзенең исбатлавын тапкан бит. Шундый кызык ачышлар ясала дөньяда, һәм бу – бигрәк тә нәсел турында уйлаганда ачык күренә. Киләчәген уйлаган кеше бүгенгесен икенче төрле кора. Бу ачышны галимнәр бүген генә ясый, ә язучылар әллә кайчан белә. Боларны халыкка җиткерергә генә кирәк. ә моны әдәбият эшли ала.
Бүгенге язучылар бер жанрдан икенчесенә күчеп, әдәбиятның кайсы гына төрендә эшләмиләр. Шул ук Чаллыдан Лилия Гыйбадуллина. Ул – шагыйрә дә, прозаик та, хәзер инде драматургиягә дә кереп бара. Драматургия дигәннән, киләчәктә Ландыш Әбүдарова үзен драматургиядә күрәме?
Гомумән, юк.
Алай да кистереп әйтмик әле.
Киләчәкне әйтә алмыйм, әмма бүген үземне конфликтлар остасы итеп күрмим. Драматургия ул бит кычкырып торган конфликтлар белән эш итә. Ә мин «кычкырып торган» конфликтларны аңлап бетермим. Аның өчен Шекспир булырга кирәк дип саныйм.
Ләкин әдәбият теориясендә «конфликтның берничә төре була» дип өйрәтәләр бит.
Миндә конфликтлар «кычкырып тормый», алар тирәндәрәк. Аларны хәтта каршылык икәнен аңлап та булмый кебек. Ләкин казырга, казырга кирәк аларны. Соңгы вакытта «Гаилә һәм мәктәп»тә «Кызыл түш, кара бүрек» дигән хикәям басылып чыкты. Иң соңгы язган хикәям шул әле. Анда – аталар һәм балалар проблемасы. Ничек итеп аталар – балаларны, ә балалар аталарны аңламый. Ләкин ул конфликт дәрәҗәсенә чыкмый. Ни өчен? Чөнки аларда ярату яши. Ә моны сәхнәдә ничек итеп күрсәтәсең? Әлегә мин белмим.
Ни өчен Әмирхан Еники әсәрләрен, хикәяләрен сәхнәдә күрсәтеп бетерә алмыйлар? Аның конфликтлары шулай ук кычкырып тормый. Шуңа күрә режиссерлар, сәхнәдә күрсәтер өчен, аның детальләрен тоеп, аңлап бетерә алмыйлармы? Алар еш кына сюжет буенча баралар да, ә сюжетта ул күренми. Башка төрле визуаль, аудио ысулларын кулланып, гомумән, караш белән дә аңлатылырга мөмкин ул конфликтның тирәнлеге. Әмирхан Еникидә бигрәк тә. Мәсәлән, аның «Ана һәм кыз» дигән хикәясен алыйк. Ана үлем түшәгендә ята, улы сугышта. Ул соңгы сулышына кадәр улының исемен кабатлый. Ә улы үлгән. Аның үлемен хәбәр итәргә кирәкме, әллә ул, белмичә, теге дөньяга күчәргә тиешме? Менә бу мәсьәләне ничек хәл итәсең? Әле дә хәл ителмәгән. Кыз әнисенә улының үлгәнен әйтмичә дөрес эшлиме? Моны берничек тә сәхнәдә күрсәтеп булмый. Даһи режиссер булса гына инде...
Әмирхан Еникинең дә әсәрләре ярату турында, дибез бит.
«Еникилек», «Еникичә» дигән төшенчә кертергә кирәктер, бәлки. Ул әдәбиятта нәкъ менә яратуны күрсәтә белүне аңлатыр иде.
Сезнең биографиядә «2020 елда КФУ аспирантурасын тәмамлый» дигән факт бар. Кандидатлык диссертациясен яклый алдыгызмы?
Хыял бар. Без, укып бетергәндә, фәнни квалификацион хезмәтне якладык. Ул – диссертация яклаган кебек үк, әмма югары аттестацион комиссиядә якланмаган булып санала. Диплом өчен генә яклыйсың аны. Без ул дипломны алдык та, кесәгә салдык та, гештальт ябылды. Ә яңадан тагын бер җыенып шушы процедураларны үтәргә хәл калмады, ләкин хыял бар. Бәлки, ул мине дөньяда яшьрәк итеп тә тотадыр.
Ә тема?
Мин Миргазиян Юныс иҗатын өйрәндем. «Миргазиян Юныс прозасында һәм публицистикасында милли миф» дигән тема иде ул. Бик кызыклы тема. Гомумән, татар әдәбиятында милли миф дигән тема өйрәнелсен, дәвам итсен иде, дигән теләгем бар. Мин булмасам, бәлки, яшьрәкләр алыныр иде бу темага.
Әңгәмә өчен бик зур рәхмәт!
Күптән түгел генә Татарстан радиосы Ландыш Әбүдарованың «Пимадур» әсәре буенча яңа радиоспектакль чыгарды. Тыңлау өчен сылтамага басыгыз.