Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Чәчәк бүләк итте дә үтерде». Сөйгәнен туган көнендә үтергән ир-ат үзен гаепле санамый

news_top_970_100
«Чәчәк бүләк итте дә үтерде». Сөйгәнен туган көнендә үтергән ир-ат үзен гаепле санамый
"Татар-информ" архивы

Ставропольеда яшәүче ир-ат элеккеге сөйгәнен туган көнендә үтергән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Биредә яшәүче 34 яшьлек ир-ат үзен гаепле түгел дип саный. Ләкин Ставрополь крае суды хөкем карарын үз көчендә калдырган. Бу турыда төбәк прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итте.

2019 елның 16 апрелендә Дмитрий Светлоградтагы «Десяточка» кибетенә бара. Ул биредә сатучы булып эшләүче 32 яшьлек хатынны туган көне белән котларга килә. Алар моңа кадәр очрашып йөргән булган.

Ир-ат үзе белән пычак та ала, күршеләрнең түтәленнән лалә чәчәкләрен кисеп җыя. Аннары ул чәчәк бәйләмен кибетче хатынга тапшырып, аны кабат үзенеке итәргә тели. Хатын чәчәкләрне ала, тик кабат очрашудан баш тарта. Дмитрий сөйгәненә ташлана, аны буа башлый.

Аннары ул хатынны ярдәмче бүлмәгә алып керә, шунда ул лалә чәчәкләре кискән пычагын ала һәм хатынны кадап үтерә. Экспертлар мәетнең муенында, күкрәгендә, корсагында 11 яра саный. Хатын урында ук үлә.

Беренче хөкем карары буенча Дмитрийны 12,5 елга ирегеннән мәхрүм итәләр. Аннары икенче судта 10,5 елга калдыралар. Тик ир-ат үзен гаепсез дип раславын дәвам итә.

Дмитрий өчен бу – алтынчы срок. Ул 23 яшендә беренче тапкыр хөкем ителә. 2019 елда Дмитрий иреккә чыккан һәм берничә айдан кабат җинаять кылган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100