Лалә Кәримова: «Татар адымы-тәвәккәл, туры, горур адым»
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының I курс студенты Лалә Кәримова курсташы Әдилә Закировага «Интертат» башлаган #минтатар сериясендә интервью бирде.
Татар дигәч тә күз алдыңа нәрсә килә?
Татар дигәч, минем күз алдыма матур итеп татар телендә сөйләшүче, тырыш, тәрбияле, тыйнак, сөйкемле, елмаеп торучы кеше килеп баса. Татар халкы тәрбияле һәм тырыш. Татар тыйнаклыгы артында зур эшләр башкаручы, бөек кеше яшеренгән була. Гәрчә ул моны үзе сиздермәсә дә.
Япон телендә шундый әйтем бар: «татарча атлау» яки «татар адымы». Ул ниндидер бик мөһим эш яки тәвәккәллек турында сөйләгәндә кулланыла. Ни өчен нәкъ татар адымы дип атала икән?
Миңа калса, бу сүзгә зур мәгънә салынган. Татар адымы ул — ышанычлы, көчле, ныклы, эз калдыра торган адым. Татар эшләсә, җиренә җиткереп, дөньяларын селкетеп эшли. Татар адымы — тәвәккәл, туры, горур адым.
Хәзер татар телендә сөйләшкәндә күп кенә алынма сүзләр кереп китә. Үзең дә кулланасыңдыр, мәсәлән, почти, типа, что... Бу начармы? Һәм нигә без аларны үзебезнең сөйләмдә кулланабыз?
Бу, әлбәттә, начар күренеш. Ни генә дисәң дә, матур татар телен әллә ни зур әһәмияткә ия булмаган алынма сүзләр белән бозу кирәкми. Бу тирә-юнь моһитнең урыслаша баруы белән бәйледер, бар нәрсә рус телендә. Мәдәният өлкәсенә килсәк тә, русча кинолар карау, китаплар уку, җырлар тыңлауның шулай ук йогынтысы бар. Татар кешесе үз телендә дә рухи байлык алырга тиеш.
Мәктәпләрдә әдәбият дәреслекләрендә без хәзерге яшь шагыйрьләрнең иҗатын күрмибез. Укучылар Тукай, Җәлил, Такташ, Еники һәм башка танылган язучыларны гына белә кебек тоела. Ә менә Йолдыз Миңнуллина, Рүзәл Мөхәммәтшин, Халисә Ширмәннәрне мәктәп дәреслекләренә булмауның сәбәбе нидә? Без аларны анда берәр кайчан күрербезме?
— Миңа калса, балалар классик язучыларны иң беренче чиратта белергә, танырга тиешләр. Аннан соң инде замана әдипләрен. Аларның дәреслекләрдә чагылмавы, бәлки, һәр иҗатчының үзеннән торадыр. Бәлки алар әле ул дәрәҗәгә күтәрелеп бетмәгәннәрдер. Ә бәлки аларның әсәрләре классикларныкы кебек тәрбияви, мәгънәви мирас түгелдер. Аларны тикшерү, өйрәнү хәҗәт түгелдер.
Кайбер әсәрләрне, әдипләрне, минемчә, гомумән укыту программасына кертергә ярамый. Ә инде чынлап та мактауга лаек исемнәрне, аларның әсәрләрен балалар, әлбәттә, белергә тиеш. Яшь, яңа иҗатчылар арасында мин шундыйлар булуын теләр идем. Белүемчә, кайбер яшь әдипләр инде әкренләп әдәбият дәреслекләренә кертелә башлады. Бары вакыт кына кирәктер. Тора-бара кешелек үз геройларын, үз каләм осталарын таный, күрә башлар.