Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Һәлакәткә юлыккан пилотның абыйсы: «Иртәгә иртүк рейска кузгалам диде»

6 ноябрь иртәсендә Свияжские холмы курорт шәһәренә юл тоткан вертолет Югары Ослан районының Кызыл сабанчы бакчачылык тирәсендә һәлакәткә юлыга. Пилот Константин Мурин шундук җан бирә.

news_top_970_100
Һәлакәткә юлыккан  пилотның абыйсы: «Иртәгә иртүк рейска кузгалам диде»

Фаҗига урынына килгән Максим Мурин – һәлак булган пилотның абыйсы, күз яшьләрен тыя алмый. “Кая исән калсын инде, вертолетның да бер исән җире юк бит” дип, такмаклый-такмаклый елый ул. Гаиләгә килгән кайгы турында ул, фаҗигадан соң бер-ике сәгать үткәч, яңалыклар чыгарылышыннан ишетә.

Соңгы тапкыр энесе белән Максим 5 ноябрь көнне кичтән сөйләшә.

–Иртәгә иртүк рейска китәм диде. – Күңеле көр иде, – ди ул “Татарстан 24” хәбәрчесенә.

Муриннар гаиләсендә Константин бердәнбер очучы түгел. Аларның әтиләре дә пилот булган. Костя исә, балачак хыялын тормышка ашыру өчен, әтисе сукмагыннан китә.

Һәлакәт очраган судно 6 кеше сыйдырышлы. Әмма фаҗига иртәсендә пилот анда үзе генә була. Вертолет егылып төшкәнче, ни булган, әлегә билгесез.

– Ни әйтергә дә белмим. Һава торышы да менә дигән бит. Иртән куе томан булган диләр. Белмим. Вертолетның очышка әзерлеген тикшереп чыгара торган махсус техника бар. Костя кереп утырган инде, да, бөтен җайланмасы эшләгәндер, утырган да очкан, – ди Максим Мурин.


Казан халыкара аэропортыннан иртәнге 7 тулганда чыгып киткән вертолет Самара өлкәсенә очарга тиеш була. Әмма ниндидер сәбәпләр аркасында, пилот курстан чыга. Капитан нигә маршрутыннан чыгып, Югары Ослан районында һәлакәткә очрый – монысы да сорау булып кала бирә.

Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының мәгълүмат бүлеге башлыгы Марат Рәхмәтуллин сүзләренчә, җир өслегенә зыян килмәгән.

Кызганычка, пилот һәлак булган. 80нче номерлы янгын сүндерү-коткару бүлеге вертолет калдыкларыннан үлгән пилот гәүдәсен алды, – дип хәбәр итә ул “Татарстан 24” каналына.

Вертолет егылып төшү буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерүчеләр барлык мөмкин булган версияләрне карый.

Болар: начар һава шартлары, вертолетның техник төгәлсезлеге, начар сыйфатлы бензин. Шулай ук пилотның үзе хаталану мөмкинлеге дә искәрмә түгел. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100