Һәлакәткә очраган вертолет туристлар ял итә торган комлыкка төшкән
Комлыкта бик күп кеше ял итә торган булган.
Атлантик океандагы Майами-Би ч комлыгында ял итеп ятучы туристлар янына Robinson R44 вертолеты егылып төшкән. Фаҗига АКШның Флорида штатында булган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.
Полиция белешмәсе буенча, вертолетта өч кеше була, аларның икесе имгәнә. Бу кешеләрне хастаханәгә озатканнар, аларның хәле стабиль дип бәяләнә.
Бәхеткә, вертолет җирдәге беркемне дә имгәткән. Биредә бик күп кеше ял итеп ятса да, аларга качарга өлгергән.
Фаҗига сәбәпләре ачыклана, диелә хәбәрдә.