news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Һәлакәткә очраган самолет кешеләр яши торган районга төшкән

Яна торган самолет кисәкләре бөтен районга таралган, самолеттагы кешеләр барысы да һәлак булган.

news_top
Һәлакәткә очраган самолет кешеләр яши торган районга төшкән
https://pixabay.com

Калифорниядәге Эль-Кахон шәһәрендә Learjet шәхси самолеты торак йортлар урнашкан районда егылып төшкән. Самолетның яна торган кисәкләре бөтен районга таралган. Йөзләрчә кеше электр утсыз калган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Самолет бортында ничә кеше булуы әлегә ачыкланмаган, ләкин исән калучылар юк. 

Җирдәге кешеләргә зыян килмәгән, йортлар җимерелмәгән. Урында экстрен хезмәтләр эшли.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар