Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйсән Хаҗиева: «Минем өчен «милли стиль» – көндәлек киеп йөри торган киемнәр»

Бик күп популяр артистларга матур күлмәкләр тегүче, үзенең презентацияләрен концерт форматында күрсәтүче бердәнбер модельер Ләйсән Хаҗиеваның, «Милли стиль by Ләйсән Хаҗиева» дип исемләнгән иҗат кичәсе уздырды. Милли киемнәрне тәкъдим итүне «Интертат» хәбәрчесе дә карап кайтты.

news_top_970_100
Ләйсән Хаҗиева: «Минем өчен «милли стиль» – көндәлек киеп йөри торган киемнәр»

14 сентябрьдә модельер Ләйсән Хаҗиева милли стильдәге киемнәр коллекциясен тәкъдим итте. Чарага аның туганнары, дуслары һәм эстрада артистлары чакырылган иде.

Моңарчы мода күрсәтүне якыннан караганым юк иде әле. Гомумән, татар күлмәкләрен киеп, татар җыры астында мода күрсәтү – сирәк күренеш.

Залга керүгә үк, күзем ике яклап тезелеп киткән урындыкларга төште, бик уңайлы гына бер урынга барып утырдым. Модельләр йөрергә тиешле келәмнән атларга туры килде. «Ай-яй авыр икән моннан узуы. Җитмәсә, ике яклап кеше карап тора. Күзгә утлар яктырта, күзләр әллә нишләп китә. Абынып егылсаң?» – кебек уйлар туды. Модель булу бер дә җиңел эш түгел минемчә. Аларның йөрүләре, үз-үзләрен тотышлары гына ни тора бит?!

Чараның оештыру моментларына килгәндә, барысы да шәп, сүз әйтеп булмый. Шушы залда фотога төшәр өчен фотозона да бар иде. Теләгән кеше фото, видеоларга төште.

Инде, әкрен-әкрен генә 6 тула тора, халык килә. Һәммәсенең кулларында – чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр. Чараны алып баручы Илмир Ямалов кунакларның күңелен күрә белә, бар нәрсәне барлап, матур итеп елмаеп: «Хөрмәтле кунаклар, кемнәрдер эштән генә кайтып килә торгандыр, ашыйсыгыз-эчәсегез килсә, Ләйсән Хаҗиева сезнең өчен фуршет әзерләде. Рәхим итегез», – дип хөрмәтен күрсәтте.

Ләйсән Хаҗиева – үзенең коллекциясен концерт форматында оештыручы бердәнбер модельер

Чара зур экраннардан видео күрсәтү белән башланды. Ул видео бетүгә, залга модель кызлар чыкты. Белгәнебезчә, «Милли стиль by Ләйсән Хаҗиева» кием күрсәтү программасында берничә коллекция тәкъдим ителә, һәм һәрберсенең үз исеме бар. Кичәне дә милли рухта башлап җибәрделәр, шуңа күрә беренче этабы да «Милли» дип аталды.

Ләйсән Хаҗиева – үзенең коллекциясен концерт форматында оештыручы бердәнбер модельер. Күп еллар татар эстрадасының популяр артисларына костюмнар тегүче, Казан сәнгате кәсебе теникумы педагогы, Мөселман модасының халыкара лауреаты, ЮНЕСКО премиясе иясе, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең «Милли стиль» рубрикасын алып баручысы, Татар костюмы җитәкчесе, «Милли стиль by Ләйсән Хаҗиева» дигән эксклюзив коллекциясен тәкъдим итүче Ләйсән Хаҗиеваны түргә чакырдылар.

Хәерле кич! Миннән малай: «Син нишләп дулкынланасың? Беренче мәртәбә генә түгел бит», – ди.

Ни өчен мин дулкынланаммы? Чөнки менә шушы залда миңа иң якын кешеләр генә җыелды. «Юк, килә алмыйм»,– диючеләр булмады. Үз вакытыгызны миңа бүләк иткән өчен сезгә бик зур рәхмәт! Кичәне шушы коллекция белән башлап җибәрергә булдык, чөнки минем иҗат юлым да шушы коллекция белән башланды. Иң беренче мәртәбә бу коллекция халыкара конкурста лауреат булган иде. Рәхмәт бик зур! – дип хисләрен белдерде Ләйсән Хаҗиева.

Күргәзмә концерт номерлары белән үрелеп барды. Җырларга иң беренчеләрдән булып Алмаз-Зөлфирә Мирзаяновлар чыкты. Җырчылар өчен дә бик үзенчәлекле башкару булгандыр бу. Мирзаяновлар үзләренең репертуарыннан «Өзеп ал син мине» җырын һәм кайчандыр бик популяр булган «Изге ай» төркеменең «Кайтам әле туган ягыма» җырын башкарып, бәйрәмгә тагын да ямь өстәделәр. Мирзаяновлар үзләре дә сөйкемле кешеләр, алардан сәгатьләр буена күзне алмыйча җырларын тыңлап, карап утырасы килә. Шушы «Кайтам әле туган ягыма» җырын Зөлфирә башкаруында интернет челтәрләренә чыгарсалар иде. Зөлфирәнең бормалы тавышы, энергетикасы бик ошый!

«Яз-җәй коллекциясе»

Күргәзмәнең партнерларын телдән дә төшермәделәр, гел әйтеп тордылар. Алар: модель агентлыгы җитәкчесе Елена Борисовна, Казан халык сәнгать кәсебе теникумы җитәкчесе Раушания Кыяметдин кызы, визажист, стилист, шушы юнәлешнең курслар авторы, Хаҗиеваның укытучысы, җитәкчесе Эвелина Гарипова һәм мәгълүмати партнерлар – «Татар-информ», «Интертат» электрон газетасы. «Татар-информ» туры трансляция алып барды.

«Адәм баласының канында чиста табигать төсләре язылган. Аңлаешлы сурәт белән минималь дизайн. Болар барысы да хәзер актуаль булган «тыныч зәвык» дигән концепцияне тулыландыра. «Яз-җәй коллекциясендә» мамыктан җитештерелгән натураль тукымалар һәм итальян ефәк кулланыла»,– ди Илмир Ямалов, һәм икенче коллекцияне күрсәтү башлана.

Кызларның барысы да бер буйда, матур итеп атлап узып китәләр, үзләре бик матур. Бу чарага модельләрнең дә иң чибәрләрен генә китергәннәр. Ә Ләйсән Хаҗиеваның киемнәре искитмәле матур!

«Дөрес юлдан барасың, Рината!»

«Ләйсән, рәхмәт чакыруың өчен! Алла бирсә, алдыгы концерт костюмнары миндә дә синеке булыр дип ышанып калам. Милли рәсемнәр белән һәм милли тегелешләр белән!» – ди Рината Тей. Илмир Ямалов аны: «Дөрес юлдан барасың!» – дип озатып калды.

«Милли стиль by Ләйсән Хаҗиева» 4 коллекция тәкъдим итте. Язып узганымча, һәр этапның исеме һәм аларның мәгънәләре бар. Мәсәлән: «Тарих – үткәннәр сагында», «Зәвык-матурлыкка омытылу», «Тәрбияне үзебездән башлыйк», «Затлылык – бу безнең канда», «Милли – чын үзебезчә», «Стиль – үз йөзебезне тагын да матуррак ачу».

Кичәне үзләренең матур җырлары белән Алсу – Азат Фазлыевлар тәмамлады. Аларның 13 сәхнә күлмәге дә Ләйсән Хаҗиевадан икән.

Шулай итеп бу матур чара ахырына якынлашты. Мин Ләйсән Хаҗиева белән сөйләштем.

Кечкенә чакта кем булырга хыяллана идегез?

Артист. Тинчурин театрында сәхнәдә йөрисе килгән иде. Миңа әни әйтә: «Ярый әле сәхнәгә бирмәдем сине, барыбер сәхнәгә мендең», – ди. Ләкин мин әнигә бик рәхмәтле, мин сәхнәдә беренче кеше булмас идем, әгәр модельер булмасам.

Модельер булу теләге кайчан барлыкка килде?

Кечкенә вакытта чигә, тегә башладым. Әни әйтә: «Мин сиңа бернәрсә дә өйрәтмәдем», – ди. Ләкин әни бик матур тегә безнең. Хәзер ул чигә, миңа булыша.

Тукымаларны каян аласыз?

Анысы сер булып калсын.

Сезнеңчә милли стиль нәрсә ул?

Стиль ул – заманча тукымалар, заманча тенденция буенча тегелгән коллекцияләр. Ә инде «милли» ул – аксессуар, берәр җирдә чигү әйбере, конструкциясе милли булырга тиеш. Минем өчен «милли стиль» ул – көндәлек киеп йөри торган киемнәр.

Сораулар биргәндә, әнисе янында басып тора иде. Инде киләсе соравымны бирәм дигәндә, әнисе: «Бик матур булды, кызым», – дип, үбеп кочаклады да китеп барды. Шул вакытта Ләйсән Хаҗиеваның күзләренә мөлдерәмә яшьләр тулды. Күңеле тулышты...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100