Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйсән Утяшева Уфадагы чыгышында елап җибәргән: «Әниемнең янәшәмдә булуын тойдым»

news_top_970_100

Телетапшырулар алып баручы, нәфис гимнастика буенча атказанган спорт мастеры Ләйсән Утяшева Уфадагы чыгышы вакытында елап җибәргән.

Артистка биюләрдән торган спектакльдә катнаша. Чыгыштан соң артистларны алкышлыйлар. Ләйсән җавап чыгышында күз яшьләрен тотып тора алмый.

«Зур рәхмәт сезгә. Сез беләсез – бу минем өчен аерылып торган шәһәр. Монда мин тудым, һәр җәй саен кайта идем, монда минем әнием дә туган… Әтием белән танышкан. Бүген чыгыш ясаганда, әнием Зөлфия Утяшеваның янәшәмдә булуын тойдым. Андый хәл беренче тапкыр бүген булды.

Тамашага килгән һәркемгә рәхмәт. Мин сезнең өчен чыгыш ясавым белән бәхетле. Мин әнием Зөлфия Утяшеваның янәшәмдә булуын тойдым. Рәхмәт», – ди Ләйсән.

Ләйсән Утяшева моңа кадәр репетицияләргә әбисе һәм бабасы (нәнәй һәм картәтәй) килүен дә язган иде.

Ләйсән Утяшеваның әнисе Зөлфия – башкорт, әтисе – татар. Шоумен Павел Воляның хатыны, аларның Роберт, София исемле балалары бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100