Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйсән Үтәшева гаиләсенә кайгы килгән

news_top_970_100
Ләйсән Үтәшева гаиләсенә кайгы килгән
социаль челтәрләр

Нәфис гимнастика остасы һәм телевидение алып баручысы Ләйсән Үтәшева гаиләсендә кайгы. Аның бабасы Солтангарәй Кираев вафат. Экраннар йолдызының якын кешесе Башкортстанның Әлшәй районы Раевка авылында яши иде. Аңа 87 яшь булган. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Солтангәрәй Әдилгәрәй улы Кираев 1938 елда туган. Башкортстан аграр университетын тәмамлап, агроном дипломын алгач, туган якларына әйләнеп кайта. 31 яшендә туган ягындагы «Завет Ленина» колхозында баш агроном була. 1975 елдан 1984 елга кадәр район хезмәт ияләре депутатлар советының Әлшәй башкарма комитетын җитәкли.

2006 елда Солтангәрәй Кираевка «Әлшәй районының мактаулы гражданины» исеме бирелә. Ул 90 нчы еллар ахырыннан 2019 елга кадәр ветераннар советын җитәкли.

Алар тормыш иптәше Зөбәрҗәт ханым белән 66 елдан артык бергә гомер иткәннәр.

Үзенең бер интервьюсында Ләйсән Үтәшева Раевкада әбисе һәм бабасы янына еш кайтып йөрүен, аларның йорты – үзенә көч туплау урыны булуын әйтә.

Солтангарәй Кираевны туган авылында җирләячәкләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100