Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйсән Таишеваның улы бәлага юлыккан: «Травмпункт, хастаханә...»

news_top_970_100
Ләйсән Таишеваның улы бәлага юлыккан: «Травмпункт, хастаханә...»
социаль челтәрләр

Ләйсән Таишеваның улы Ролан көтмәгәндә бәлага юлыккан. Аларга кичкә каршы хастаханә юлларын таптарга туры килгән.

«Хәерле кич. Тыныч кына каратэга барырга әзерләнеп йөри идек. Ролан Эмма белән уйнады. Ялгыш таеп киткән, күрәсең, һәм ишек тоткасына бәрелгән.

Кан, травмпункт, аннан ДРКБ. Безнең «батыр» исән-сау. 3 җөй, башы һәм күзләре белән барысы да тәртиптә.

Роланга язган матур теләкләрегез өчен рәхмәт. Аллаһка шөкер, артык җитди әйбер юк. Тирән яра дип кенә әйтергә була. Без, анда утырганда, күпкә куркынычрак очракларны да күрдек. Аллаһ сакласын. Хәзер самокатлар, велосипедлар сезоны. Бик тә сак булырга кирәк. Үзегезне һәм балаларыгызны саклагыз», – дип язган Ләйсән Таишева.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100