Язылучыларының сорауларына җавап биргәндә, Ләйсән Таишева ире Александр белән ничек танышуларын сөйләгән.
«Яшьләр үзәгендә. Элек анда машиналар белән «тусить» итәргә киләләр иде. Ул көнне мин дус кызларым белән идем. Ул танышырга дип яныма килде», – дип язган җырчы.
«Подписчик»лары Ләйсәннән: «Бары тик татар егетенә генә кияүгә чыгу теләгегез юк идеме?» – дип тә сораганнар. Александрның башка милләт кешесе булуын якыннары ничек кабул итүе белән дә кызыксынганнар.
«Андый теләгем булса, башка милләт кешесенә чыгар идемме? Барысының да Сашага карата мөнәсәбәте супер иде. Минем гаиләмдә барысы да – адекват, аңлап кабул итә торган кешеләр. Алар өчен якын кешеләренең бәхете мөһимрәк», – дип җавап кайтарган Ләйсән.
Ләйсән Таишева Александр белән 2016 елда гаилә корды. Алар Ролан һәм Эмма исемле 2 бала тәрбияли.