Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйсән Сөнәгатова телевидениедән югалуының сәбәбе турында

news_top_970_100
Ләйсән Сөнәгатова телевидениедән югалуының сәбәбе турында
Фото: Ләйсән Сөнәгатованың социаль челтәрдәге аккаунтыннан

Җырчы Ләйсән Сөнәгатова (шоумен Айрат Ильясовның хатыны) моннан дистә еллар элек бик популяр иде. Хәтерләсәгез, ул «Яланаклы кыз» сериалында Алсу ролендә дә уйнады әле. Соңгы елларда исә Ләйсән зәңгәр экраннарда бик күренми. Моңа, беренчедән, бер-бер артлы 3 бала табып үстерүе дә сәбәпчедер. Икенчедән, тагын бер мөһим сәбәп бар икән. Бу турыда җырчы үзе социаль челтәрдәге сәхифәсендә язган.

«Күптән монда булганым юк икән. Хатамны төзәтәм. Чыгышлар вакытында фотографлар безне нинди генә кыяфәттә төшереп алмыйлар инде. Барысын бергә җыеп, иң кызык, иң «ржачный» фотолардан бер җыентык эшләргә булыр иде. Бәлки, киләчәктә мин аны ясармын да әле (төгәл әйтмим)...

Ә әлегә тормыш дәвам итә: мин эшләп йөрим, гастрольләргә баргалыйм. «Нишләп хәзер сезне телевидениедән күрсәтмиләр?» – дип, миннән еш кына сорыйлар. Җавап: хәзер ул – бик кыйммәткә төшә торган «удовольствие» шул. Заманалар үзгәрде. Элегрәк бушка һәм еш чакыралар иде. Хәзер бик сирәк дәшәләр, дәшсәләр дә – акчага. Шуңа күрә мине моннан – социаль челтәрдәге сәхифәмнән генә карагыз инде. Сүз уңаеннан, минем белән булганыгыз өчен зур рәхмәт, бу – минем өчен бик мөһим», – дигән җырчы.

Фото: Ләйсән Сөнәгатованың шәхси аккаунтыннан

Ләйсән Сөнәгатованы популяр иткән клип: 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100