news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ләйсән Сөнәгатова Алсу Хисамиеваның җырын яңарткан

news_top
Ләйсән Сөнәгатова Алсу Хисамиеваның җырын яңарткан

Ләйсән Сөнәгатова Алсу Хисамиева репетуарындагы «Татар-башкорт такмаклары»н яңартып яздырган. Җырны музыкаль мәйданчыкларда тыңларга була.

«Алсу Хисамиеваның бөтен җырларын яттан белә идем һәм бу «Татар-башкорт такмаклары»н аеруча яратам. Студент вакытта остазым-укытучым аранжировка ясап, концертларда мине җырлата иде. Вакыт үтте, ләкин бу җырга мәхәббәт кимемәде, һәм мин аңа яңа сулыш өреп, үз репертуарыма кертергә булдым. Алсу каршы булмас дип уйлыйм. Бик күңелле һәм дәртле җыр, үзем шикелле. Рәхәтләнеп тыңлагыз һәм бөтен мәҗлесләрдә рәхәтләнеп, дәртле итеп биегез», – дип язган Ләйсән.

«Алсу Хисамиеваны мин дә бик ярата идем. Сез аннан ким җырламыйсыз, тавышыгыз бик матур!»;

«Җыр да, Ләйсән дә шәп һәм күңелле», – дип бәяләгән тыңлаучылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар