news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ләйсән Сафина татар газеталары ябылу турында: «Бераз алдан уйлау булырга тиештер бит»

news_top
Ләйсән Сафина татар газеталары ябылу турында: «Бераз алдан уйлау булырга тиештер бит»
Фото: "Татар-информ"

«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең PR-директоры Ләйсән Сафина социаль челтәрләрдә татар газеталары ябылуга карата борчылуын белдереп, пост урнаштырган.

Бер-бер артлы татар басмалары ябыла... Былтыр «Татарстан яшьләре»ннән тотынган иде. Быел инде мәңге бетмәс кебек тоелган «Юлдаш» та киләсе елдан язылу каталогларында юк. «Безнең гәҗит» тә киләсе елдан әдәби басма - журнал булып чыгачак, дип белдерде газетаның баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов.

Нинди куркыныч тенденция. 90-елларда яңгырдан соңгы гөмбәләр кебек үсеп чыккан басмалар юкка чыга. Ничәмә еллар буе почта хезмәтенең эшләмәве турында шар ярып кычкырдылар, сөйләделәр. Берни эшләнмәде. Татар басмаларының баш мөхәррирләрен җыеп киләчәк хакында бер сөйләшү булмады. Аларның борчу тулы фикере беркемгә кирәкмиме? Нинди хәл бу? Күпме журналист эшсез кала дигән сүз бит бу! Еллар буе татар телендә контент эшләп, аны укучыларга таратып подписка җыеп йөргән журналистлар нишләргә тиеш хәзер? Иң кызыгы, аннары татар телендә сөйләшә-яза белүчеләр юк диярләр инде... Бераз алдан уйлау дигән нәрсә булырга тиештер бит ул? Журналистлар берлеге фикере кайда? Алар ни дияр моңа? Моның өчен кем җавап тотар? – дип яза ул үзенең сәхифәсендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар