news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ләйсән Мәхмүтованың зур шатлыгы бар

news_top
Ләйсән Мәхмүтованың зур шатлыгы бар
Владимир Васильев

Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Мәхмүтованың зур шатлыгы бар. Аның олы улы Сөләйман Казан халык сәнгате һөнәрләре техникумын тәмамлап, диплом алган. Ләйсән Мәхмүтова улының чыгарылыш кичәсе тантанасыннан фотолар белән уртаклаша.

Артист әлеге техникум студентлары ясаган кул эшләнмәләрен дә күрсәткән. Анда нинди генә хәзинәләр юк - чулпылар, беләзекләр, төрле техникада эшләнгән картиналар һәм башкалар.

«Берсеннән-берсе талантлы яшьләр. Хәерле юллар барчагызга», - дип язган Ләйсән Мәхмүтова социаль челтәрләрдә. Артист улының укытучыларына барлык әти-әниләр исеменнән рәхмәт белдереп, җыр бүләк иткән.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар