Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйсән Мәхмүтова Тинчурин театры спектакле турында: «Апама хөрмәт йөзеннән генә утырдым»

Җырчы Ләйсән Мәхмүтова Тинчурин театрында куелган «Ал яулык, зәңгәр шәл» спектаклен тәнкыйтьли.

news_top_970_100
Ләйсән Мәхмүтова Тинчурин театры спектакле турында: «Апама хөрмәт йөзеннән генә утырдым»
Владимир Васильев

Җырчы, «Зө-Ләй-Лә» төркеме солисты Ләйсән Мәхмүтова социаль челтәрләрдә әдәбият галиме Миләүшә Хәбетдинованың постына комментарий итеп Тинчурин театрының «Умай» опера лабораториясе эшчәнлеге нәтиҗәсе буларак куелган «Ал яулык, зәңгәр шәл» операсы хакында яза.

Ул көнне күргән нәрсәләрдән күңелсез шок булды. Мин үземне заманча кешегә саныйм һәм күп нәрсәне күргәнем булды. Әйе, лаборатория, постмодернизм да булырга мөмкин. Беренче ярты сәгать караганнан соң, минем нәрсәмнедер урлаганнар, миңа нидер биреп бетермәгәннәр кебек хисләр туды. Мин апама хөрмәт йөзеннән генә чыгып китмәдем. Кулымда либреттосы юк иде, шуңа күрә берни аңламыйча, ләкин нидер сизеп, артистлар хәрәкәтләренә карап утырдым. Безнең мескен атаклы һәм бик танылып җитмәгән артистлар режиссерлары аңлатып җиткерә алмаган әйберләрне күрсәтергә омтылалар иде.

Стенография котычкыч. Гафу итегез, әмма моңа дәүләт әз генә акча бүлеп бирмәгән. Бу стильле дә, креатив та түгел, эстетикасы да юк. Миңа калса, ул такта белән әллә ниләр дә эшләтергә була иде. Фанерадан ясалган ул такта өченче бүлектә генә «уйнап» китте.

«Ал яулык, зәңгәр шәл»дән бер күренеш

Фото: © Владимир Васильев

Ни өчен студентларга профессиональ артистлар белән бергә иҗат итәргә мөмкинлек бирәләр. Болай экспериментлар ясау театр дәрәҗәсе түгел. Яшьләр үзләре белем алган җирләрендә куйсыннар. Актерларның бик зур эше, бик зур... әрәм булган вакыт.

Ал яулык та, зәңгәр шәл исе дә килми аннан, исемен булса да үзгәртсеннәр иде. Өметләр азрак булган булыр иде.

Тинчурин театрын аңлашылмаган лабораторияләрдә югалтырга түгел, ә күтәрергә кирәк. Иң мөһиме: тамашачаны югалтырга ярамый. Тамашачысыз театр – театр түгел.

Иң мөһиме – операны җырлый торган, тавышлары булган һәм моңа өйрәтелгән кешеләр белән куярга кирәк. Яхшы тавышлылары да бар иде. Гадәттә сөйли торган актерларның ялгыш җырлауларын сәгать тә егерме минут буе тыңлап утыру бик авыр. Тагын бер сорау туа: нишләп моны үзенчәлекләре һәм мөмкинлекләре башка булган драма артистлары белән эшләргә? Пальмадан каен ясау кебек. Нишләп моңа вакыт, акча һәм артистларның иҗади ресурсларын сарыф итәргә?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100