news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ләйсән Гыймаеваның хәле авырайган: «Йөрәкнең дә кайсы якта икәнен белдем бүгенге төндә»

news_top
Ләйсән Гыймаеваның хәле авырайган: «Йөрәкнең дә кайсы якта икәнен белдем бүгенге төндә»
"Татар-информ" архивы

Татар эстрадасы җырчысы Ләйсән Гыймаева авырып киткән. Бу турыда ул кичә социаль челтәрдәге аккаунтында хәбәр итте. Гыймаевлар йортына «ашыгыч ярдәм» хезмәткәрләре килеп, җырчыга беренче ярдәм күрсәткәннәр.

«Мин – гипотоник, гадәти кан басымым 90/60. Төнлә белән хәлсезлектән уянып, Булатка эндәштем, кан басымын үлчик әле, дим, күз аллары караңгыланып, кул-аяклар оеганын сиздем. Үлчәп карасак – бик нык түбәнәйгән бит кан басымы. Калтыр-колтыр беренче катка төштем, кайнар кара чәй белән финик ашап куйдым...

Булат «әйдә, шаяртмыйк әле» диеп, «ашыгыч ярдәм» чакырды. Бик тиз килделәр үзләре – кардиограмма ясадылар, глюкозага кан алдылар, беренче ярдәм күрсәттеләр. Алар белән сөйләшкән арада, кан басымым да әкренләп күтәрелә башлады, Аллага шөкер. Бик курыктым. Йөрәкнең дә кайсы якта икәнен белдем бүгенге төндә», – дип язган ул.

Ләйсән Гыймаева үзенең подписчикларыннан киңәш сорап: «Ә сезнең арада түбән кан басымы белән йөрүчеләр бармы? Ничек күтәрәсез, ниләр эчәсез ул вакытта?» – дип тә язган.

Җырчының язылучылары үзләренең ысуллары белән бүлешкәннәр:

«Минем дә шулай атналар буе була. Кофеин белән укол ясатам. 1 сәгатькә җитә. Ләкин аннары тагын төшә»;

«Минем дә кан басымым түбән. Кара баллы чәй эчәм. Әти миңа тозлы берәр нәрсә кабып торырга куша»;

«Әниемә тел астына тоз салу булыша иде. Безгә бер табиб шулай киңәш итте».

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 6 декабрь 2023
    Исемсез
    Ин яхшы кан басымын Кордиамин кутэрэ,мин дэ гипотоник 90/60
  • 5 декабрь 2023
    Исемсез
    О Гипотоникка лечение юк.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар