Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Булат Бәйрәмовның хатынына машина алырга акчасы җитмәгән, ул язылучылардан «ярдәм сорый»

news_top_970_100
Булат Бәйрәмовның хатынына машина алырга акчасы җитмәгән, ул язылучылардан «ярдәм сорый»
"Татар-информ" архивы

Ләйсән Гыймаева социаль челтәрдәге сәхифәсендә шатлыклы хәбәре белән уртаклашты. «Ниһаять! Миңа машина алырга киттек», – дип хәбәр итте ул.

Ул ире Булат Бәйрәмов белән салонга килеп, 2 млн – 5 млн сумлык машиналарны сынап карады. Соңыннан ул үз машиналарында өйләренә кайтып барган видео куйды. 

«Кыскасы, машинаны карадык, сайладык. Ләкин... Акча җитми, акча җыярга кирәк», – дип әйтә Ләйсән Гыймаева.

Бактың исә, машина алырга 3 миллион сум гына акчалары җитмәгән икән. Булат Бәйрәмов өйләренә кайтып җиткәнче бу акчаны «тапкан» да.

«Күпме кирәк соң анда? 3 млн? Мин санап чыгардым. Синең 1 мең язылучың 3әр мең җибәрә дә, яки 10 мең кешең 300әр сум җибәрсә… Менә 3 млн сум була. Яки инде… 100 мең «подписчигың» 30ар сум салса, иртәгә ук машина синеке. Мин инде санап чыгардым. Иртәгә 200 мең язылучың 15 сум җибәрсә, шулай ук 3 млн сум җыела да», – дип чутлый Булат Бәйрәмов.

Ә Ләйсәннең машинасыз кайтып баруына һич тә күңеле төшмәгән, ул иренең «арифметикасыннан» кеткелдәп көлеп бара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100