
Ләйсән Гыймаева Татарстанның Мөслим районына багышланган җырын тәкъдим итте. Ул «Мөслим бит ул – үзе матурлык» дип атала.
Яңа җырның авторлары – Рүзәл Минһаҗев белән Айзилә Вахитова.
«Безнең якта искиткеч табигать,
Үзәннәре томан ятарлык.
Халкым кебек горур ташлы таулар,
Бер җирдә юк мондый матурлык.
Дөнья читләренә китсәм дә мин,
Юлларым бар сиңа кайтырлык.
Бик күп йөрдем, ләкин шуны белдем,
Мөслим бит ул – үзе матурлык!..»