Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Гыймаева социаль челтәрләрендәге сәхифәсендә яңа җырының премьерасын тәкъдим итте. «Безнең урам» җырының сүзләрен Роза Хафизова язган, көен Гүзәлия иҗат иткән. Җыр музыкаль мәйданчыкларга чыккан.
«Безнең урам – текә урам,
Таудан йөгереп төшәрсең.
Сусасаң, чишмә суларын
Кайта-кайта эчәрсең.
Безнең урам, безнең урам,
Инешләре, басмасы!..»