Җырчы Ләйсән Гыймаевадан люля-кебаб рецептын тәкъдим итәбез.
Ингредиентлар: фарш, суган, сарымсак, яшеллек (петрушка, кинза), хмели-сунели тәмләткече, тоз.
Барлык ингредиентларны бергә салып болгатырга һәм махсус таякчык куеп формага китерергә.
180-200 градуска кадәр кызган духовкада 30 минут пешерергә.
Табынга яшелчә салаты яки пешкән яшелчәләр, бәрәңге боламыгы, төрле ярма боткалары белән бирергә мөмкин.