Ләйсән Гыймаева социаль челтәрдәге сәхифәсендә тәмле һәм файдалы салат рецептын тәкъдим итә.
Ингредиентлар: руккола, киноа, пешкән кызыл чөгендер, баллы борыч, брынза сыры, суган, зәйтүн мае.
Үзегез теләгән формада турарга һәм болгатырга.
Киноа – бөртекле культура, әмма ярма түгел. Ул аксымга, төрле минералларга һәм витаминнарга бай.
Руккола йөрәк, кан тамырлары, күз күреме, хәтер өчен файдалы, шулай ук диетада «утыручы»ларга кулланырга киңәш ителә.