
Татар эстрадасы җырчысы Ләйсән Гыймаева бакча җиләгеннән пирог рецепты белән уртаклашкан. Камыры да гади түгел, ә эремчек кушылган.
Камыр өчен: 100 грамм атланмай, 1 кап эремчек, 1 йомырка, дөге оны. Камыр басарга һәм 30 минутка туңдыргычка куярга кирәк.
Аннары табага пергамент кәгазе салырга, шунда камырны җәяргә һәм өстенә крахмал сибәргә. Җиләкләрне турарга, шикәр комы комы салырга һәм камыр өстенә тезәргә.
Духовкада 25-30 минут пешерергә.