news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ләйсән Гыймаевадан чәй янына тәмлүшкә рецепты

news_top
Ләйсән Гыймаевадан чәй янына тәмлүшкә рецепты
Фото: видеодан скриншот

Җырчы Ләйсән Гыймаева социаль челтәрдәге сәхифәсендә чәй янына тәмлүшкә пешерү рецепты белән уртаклашкан.

Ингредиентлар: 2 кап 5 процентлы эремчек, 1 йомырка (+ 1 йомырка агы), 2 аш кашыгы шикәр комы, 1/3 тоз, ½ аш кашыгы ванилин, ½ аш кашыгы көпшәкләндергеч, 100-150 грамм дөге оны.

Эчлек өчен 200 грамм йогырт (греческий), 1 аш кашыгы шикәр оны (баллы яратучылар күбрәк сала ала), 1 йомырка сарысы, үзегез яраткан катырылган җиләк.

Камыр ингредиентларын бергә салып болгатырга, уртача зурлыкта шарчыклар ясарга, онда әвәләргә һәм пәрәмәч камыры рәвеше бирергә, уртасына стакан белән басып эчлек өчен урын ясарга, эчлекне салырга. Аннары җиләкләрне тезәргә.

180-200 градуска кадәр кызган духовкада 20-25 минут пешерергә.

Тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар