Ләйсән Гыймаевадан бәрәңге тәкәсенең рецептын тәкъдим итәбез.
Камыр өчен 1 стакан җылы су, 1 йомырка, 3-4 аш кашыгы майонез яки каймак, 2-3 аш кашыгы үсемлек мае, тоз, он кирәк булачак.
Эчлек өчен вак итеп бәрәңге һәм суган турарга, тәменчә тоз, борыч, зира орлыгы салырга кирәк.
Камырдан җәймә җәяргә, эчлек салырга һәм бөккән итеп ясарга.
Бәрәңге тәкәсе пешеп чыккач, урталай ярырга һәм күп итеп атланмай салырга.