news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ләйсән Гыймаевадан бәрәңгеле-итле рулет рецепты

news_top
Ләйсән Гыймаевадан бәрәңгеле-итле рулет рецепты
"Татар-информ" архивы

Ләйсән Гыймаевадан бәрәңгеле-итле рулет рецептын тәкъдим итәбез.

Ингредиентлар: каты сыр, бәрәңге, фарш, суган, үсемлек мае, тоз, борыч, томат пастасы, яшеллек.

Духовка табасында (лист) пешерергә җайлы булачак. Табага пергамент кәгазь җәяргә, угычтан уылган каты сыр сибәргә, аннары зур, әмма юка телемләп киселгән бәрәңгене тезәргә, тоз сибәргә, аларны үсемлек мае белән майларга. Духовкада пешерергә.

Табада фарш белән суганны кыздырып алырга, тоз һәм борыч сибәргә, әзер булыр алдыннан ике аш кашыгы томат пастасы салып болгатырга.

Духовкадан бәрәңгене алырга, өстенә фарш җәяргә, яшеллек һәм сыр сибәргә. Аннары пергамент кәгазь ярдәмендә рулет итеп төрергә, өстенә бераз сыр сибеп, духовкага куеп эретеп алырга һәм кисеп, табынга бирергә мөмкин.

Тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар