Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйсән Гыймаева хәзер мәктәптә уку авыр булу турында: «Без дә укыдык инде...»

news_top_970_100
Ләйсән Гыймаева хәзер мәктәптә уку авыр булу турында: «Без дә укыдык инде...»
Расих Фәсхетдинов

Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Гыймаева замана балаларының тормышлары авыр булуы турында сөйләгән. Аның сүзләренчә, хәзер балаларның укудан башлары чыкмый, бүтән бернәрсәгә дә вакытлары калмый.

«Зифа шалтыратты. «Әни, килеп ал инде, зинһар өчен, урамда салкын», – дигәч, мәктәпкә килеп утырдым. Хәзер чыга балакай.

Ышанасызмы, юкмы, иртәнге 5.40 сәгатьтә уяналар, 7.00 дә чыгып китәләр өйдән һәм менә шушы вакытка, 16.00 сәгатькә кадәр алар мәктәптә. Белмим, анда нишлиләрдер.

Без дә мәктәптә укыдык инде. Кияргә кием юк иде, мәктәптән кайтуга, өйдә ашарга да аш кына иде (анысы булса әле). Аның каравы уйнарга да, өйдәге эшләрне эшләшергә дә вакыт кала иде. Хәзерге уку ул ОГЭ, ЕГЭ дип куркып торыш. Таң белән китәләр, кич кенә кайталар. Төнге 12гә кадәр дәрес әзерлиләр, урамда йөрмиләр», – дип кәнәгатьсезлеген белдергән җырчы.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 12 октябрь 2024
    Исемсез
    Бик дорес сузлэр, бездэ дэ нэкь шул хэл
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100