news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ләйсән Гыймаева: «Утырып еладым...»

news_top
Ләйсән Гыймаева: «Утырып еладым...»
Фото: Ләйсән Гыймаеваның социаль челтәрдәге cәхифәсеннән

Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмов гаиләсе «ТНВ» телеканалында «Кызган казан» тапшыруын алып бара. Бик күңелле тапшыру булса да, аны төшерү процессы бер дә җиңелләрдән түгел икән. Тапшыруның һәр чыгарылышына яңа кунак килә. Алар арасында да төрле кешеләр очрый. Ләйсән Гыймаева үзенең сторисларына шул турыда яза.

«Дуслар, бүген «Кызган казан»ның дүрт чыгарылышын төшерәбез. Кунакларыбыз адекват, җиңел, рәхәт кешеләр булсын. Алайса соңгы съемкаларда бик «авыр» кунак бар иде. Бөтен хәлне алды. Тапшырудан соң утырып еладым», – дип ачылып сөйләгән җырчы.

Тик Ләйсән Гыймаева «авыр» кунакның исемен атамаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар