news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ләйсән Гыймаева уңайсыз хәлдә калган: «Альбина, гафу ит....»

news_top

Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмовлар гаиләсе, Уфадан кайтышлый, җырчы Альбина Апанаеваны заправкада онытып калдырганнар. Уңайсыз, шул ук вакытта мәзәк хәл турында Ләйсән Гыймаева социаль челтәрләрдә язды.

«Альбина, сине заправкада онытып калдырган өчен гафу ит инде. Ай, кызык та булды бу Уфага барып кайту. Баруын да бардык, әйбәт кенә чыгыш та ясадык. 3-4 сәгать йоклап алып, Казанга кайтырга чыккач, заправкага кердек. Альбина заправкадагы кибеткә кереп китте. Кузгалып, 5-6 минут баргач, артка борылып карасам – Апанаева юк. Кычкырып җибәрдем.

Булат башта сүгенде, аннан тотынды мине ачуланырга, нигә башта ук әйтмәдең, ди. Ә мин. телефонда утырып, сизми дә калганмын. Кире борылып, барып алырга туры килде. Ниләр уйлагансыңдыр инде безнең турыда», – дип язган ул бу кызыклы хәл турында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар